В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якындагы тәүлектә явым-төшем көтелми.
Фото: Денис Гордийко фотосы
Гомумән алганда, республикада да явым-төшем көтелми, җил - төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 16-21 градус салкын, аязганда - минус 25 градуска кадәр, көндез - 14-19 градус салкын булачак.
Якшәмбе көнне, 20-нче декабрьдә, республикада төнлә һәм иртән 20-25 градус салкын булачак, аязганда 26-31 градус салкын булачак. Көндез синоптиклар минус 16-дан минус 21 градуска кадәр булачагын фаразлый, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.