«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә аның тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Казанда аның тууына 120 ел тулуга багышланган «Исхак Әхмәров – совет разведкасы легендасы» күргәзмәсе ачылачак. Барлыгы 100-дән артык экспонат тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәдә соңгы еллардагы яшерен документлар һәм басмалар, архив материаллары һәм гаилә архивларыннан уникаль төп нөсхәләр күрсәтеләчәк, алар 196-2021 елларда разведчикның кызлары Маргарита һәм Екатерина Ахмеровалар, оныгы Наталья Третьякова тарафыннан тапшырылган.
Экспозициядә ТР Дәүләт архивы, Чиләбе өлкәсе дәүләт архивы, РФ Тышкы разведка хезмәте һәм ТР ның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге (Мәскәү шәһәре) материаллары бар.
Күргәзмәгә килүчеләр беренче тапкыр Исхак Әхмәровның шәхси әйберләрен: пальто, ике костюм, күлмәк, эшләпә һәм туфлиен, шулай ук Россия Тышкы разведка хезмәте командованиесеннән бүләк язуы белән кул сәгатен һәм кояш күзлеген күрә алачак.
Күргәзмәне ачуда разведчикның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган «ӘхмӘров» китабын тәкъдир итү булачак. ЭшНЕҢ авторы - аның якташы, Кече Битаман авылында туып-үскән язучы Рафис Корбан.
Күргәзмә 7-нче апрельдә 15.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ачылачак. Ул 22-нче июньгә кадәр эшләячәк, көн саен 12.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр (ял көне – дүшәмбе). Күргәзмә Казанның Музей комплексы тарафыннан оештырылган.