Аның иҗатында рус авылы дөньясы һәм авыл хезмәтчәне образы аерым урын алып тора.
Фото: Әмир Мәҗитов музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). Әмир Мәҗитов музееның күргәзмәләр залында Ирина Рыбакованың (Кострома шәһәре) «Монда минем Ватанымның башы» дигән күргәзмәсе ачыла.
Россиянең Атказанган рәссамы Ирина Рыбакова пейзажлар һәм жанр рәсем сәнгате остасы буларак билгеле. Аның иҗатында рус авылы дөньясы, гади авыл хезмәтчәне образы аерым урын алып тора. Рәссамның эшләре рус табигатенә, кече Ватанына, рус характерының һәм мәдәниятенең чишмә башына мәхәббәт белән сугарылган.
«Монда минем Ватанымның башы» күргәзмәсе рәссам өчен Казанда узачак беренче экспозиция булачак: килүчеләр пейзажлар һәм натюрмортлар күрә ала. Моңа кадәр шәхси күргәзмәләре Кострома, Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Мюнхен, Пекин, Бакуда һәм башка шәһәрләрдә узган.
Казан экспозициясе рәссамның 80 әсәрен үз эченә ала, ә Ирина Рыбакова үзе 19 нчы май көнне 16:00 сәгатьтә узачак ачылыш тантанасында катнашачак.
Күргәзмә 17 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Музей, дүшәмбедән тыш, көн саен 10:00 дән 18:00 гә кадәр, якшәмбе көнне 16:00 гә кадәр эшли. Музейга керү – билетлар буенча. Өстәмә мәгълүматны +7(843)264-35-22 телефоны буенча белергә мөмкин.
Ирина Рыбакова Россия Сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты, Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты, шулай ук Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Россиянең Рәссамнар иҗат берлеге әгъзасы булып тора. Аның әсәрләре Кострома, Могилев һәм Бялинычи (Беларусь), Санкт-Петербург, Вышний Волочек, Плес, Таруса, Коломна, Орел, Липецк, Вятка, Владимир һәм башка шәһәр музейлары тупланмаларында урнашкан. Эшләр Россия, АКШ, Канада, Франция, Бөекбритания, Германия, Кувейт, Черногория, Хорватия, Кытай, Кипр, Испания, Беларусиянең картиналар галереяларында күрсәтелгән.