Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2019, 10:35

Казанда татар халык җырларын башкаручы турында "Әлфия Авзалова" китабы тәкъдим ителәчәк

Презентациядә Татарстан артистлары катнашында концерт булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). 21 февральдә Казан Ратушасында татар халык җырларын башкаручы турында "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдир итү кичәсе узачак. Презентация барышында концерт узачак, анда Татарстан Республикасы артистлары җырчы репертуарыннан иң популяр җырларны башкарачак.

Китап өч өлештән торган уникаль басма булып тора. Беренче өлеш - җырчының истәлекләре, икенче өлеше аның талантын хөрмәт итүчеләр хатирәләре һәм өченче өлеше - кушымта - нота-текст материаллары, җыр репертуарыннан 100 җыр аудиязмалары шулай ук шәхси архивтан фотоматериаллар.

Әлфия Авзалова татар халык җырларының эстрада башкаруына нигез салучы булып тора. Халык көйләрен популярлаштыру һәм заманча көйгә башкару идеясе нәкъ менә аныкы, һәм бу идеяне ул тормышка уңышлы гына ашыра. Җырчы беренчеләрдән булып безнең республикада эстрада ансамбле оештырган, анда төрле жанрдагы артистлар кергән һәм үзенең гастрольләрен башлап җибәргән.

Китапка авторлык хокуклары Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фондына карый.

Сәнгать әһелләре, башкаручыны яратучылар һәм башка бик күпләр катнашкан чарада Әлфия Авзалованың концерт костюмнары һәм музыкаль инструментлары күрсәтеләчәк.

Чара 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар