Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.12.2022, 17:45

Казанда татар дин белгечләре хезмәтләренең рус теленә тәрҗемәләрен тәкъдим иттеләр

Әсәрләр арасында Шиһабетдин Мәрҗаниның 3 китабы бар.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче декабрь). Казанда Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка татар дин белгечләренең рус теленә тәрҗемәләрен һәм репринт басмаларын тәкъдим иттеләр. Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә тәкъдир итү чарасы булды.

Фундаменталь әсәрләр беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителде, ә димәк, рус телле укучылар хәзер алар белән таныша алачак һәм революциягә кадәрге татар дин галимнәренең фәнни казанышларын бәяли алачак. Репринт басмалар һәм тәрҗемәләр  Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу чаралары кысаларында әзерләнгән һәм бастырылган.

Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен рус теленә тәрҗемә итү Россия ислам институты белгечләре тарафыннан башкарылган. Китаплар ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Россия ислам институты катнашында 2005 елдан чыгып килгән Татар дини фикере антологиясен тулыландыра. Быел татар тарихчысының иң танылган өч әсәрен тәрҗемә итә алганнар. Алар арасында «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» («Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар») бар. Ике өлештән торган китап – Мәрҗаниның танылган тарихи трактаты. Бу хезмәттә кайбер төрки дәүләтләр (Идел буе Болгарстаны, Хәзәр, Алтын Урда һ.б.) тарихы анализлана, татар халкының этногенез процессы тасвирлана. Икенче томда автор Оренбург дини җыелышының, мәчетләрнең тарихын, шулай ук танылган татар дин әһелләренең һәм имамнарының биографиясен яза. Әлеге саллы трактат борынгы заманнардан бирле татар халкы тарихы турында иң ышанычлы чыганак булып санала. Шунысы игътибарга лаек: бу Мәрҗанинең иске татар телендә язылган бердәнбер хезмәте. Ул беренче тапкыр тулысынча рус теленә тәрҗемә ителгән.

Очрашуда шулай ук «Ата-бабаларга тугрылык һәм алдагы буыннарга сәлам» биобиблиографик сүзлегенә керешне дә («Мөкаддимәт китаб вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф») тәкъдир иттеләр. Бу китап укучыны гарәп-мөселман цивилизациясе дөньясына алып кереп китә.

«Ата-бабаларга тугрылык һәм алдагы буыннарга сәлам» («Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф») – Шиһабетдин Мәрҗанинең иң  күләмле әсәре. 7 томлы библиографик кулъязма сүзлек, ул мөселман көнчыгышының һәм татар халкының VII-XIX гасырларда яшәп иҗат иткән 6057 галимнең, язучының, философның һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклеләрнең биографияләрен туплаган. Хезмәтнең 1 томы, татар дин әһелләре турындагы мәгълүмат сайлап алынып, тәрҗемә ителгән.

Шулай ук Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йортында татар һәм классик дини мираска караган тагын 12 хезмәт тәрҗемә ителгән һәм репринт рәвешендә басылып чыккан. Алар арасында Муса Җаруллаһ Рустуфдуниның (Бигиев) «Тарих әл-Коръән вә ль-Мәсахиф» хезмәте, Мөхәммәд-Закир Чиставиның (Камалов) «Табсырат әл-Мөршидин» хезмәте, Әбү Ләйс Сәмәркандиның «Тәнбих әл-Гафилин» хезмәте бар.

Репринт басмалар арасында түбәндәгеләр бар: Коръәннең «Казан басмасы» (1803 ел); Шәйхел-Ислам бин ӘсәдуЛлаһ әл-Хәмидинең «Мәкаләт әл-Бүләга»; Кывам-карый Зөлфәкарыйның «Мәүлид ән-Нәби хакында бер-ике сүз» (Галимҗан Барудиның кереш сүзе белән); Коддус Абдрахмановның «Әхлак» һ.б. Барлык репринт басмаларның оригиналлары Darul-Kutub.com электрон китапханәсе фондында бушлай файдалану, уку һәм күчереп алу өчен урнаштырылган, ул цифрлаштырылган борынгы дин гыйлеме хезмәтләреннән татар, иске татар һәм гарәп телләрендәге 1806 томны үз эченә ала. 2022 елда фонд 237 китапка тулыланды.

«Хозур» нәшрияты һәм РИИ 2022 елда татар дин мирасына караган 16 басма чыгарды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Тәкъдир итү чарасында Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе буенча совет рәисе, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, КИУның дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир Сәид хәзрәт Шаһавиев, КИУның гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир Габдулла хәзрәт Әдһәмов катнашкан.

Барлык яңалыклар