Алар арасында ТР Яшьләр парламенты рәисе, УНИКС уенчысы, эшмәкәр һәм «ИгелекТудыручы» проекты җитәкчесе бар иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Татарстан башкаласы кафеларының берсендә игелек амбассадорларын тәкъдим иттеләр. «Игелекле Казан»ның яңа проектында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе, ТР Әниләр берлеге директоры Нина Шимина, УНИКС баскетбол клубы уенчысы Валерий Лиходей, эшмәкәр Михаил Кузнецов, «ИгелекТудыручы» проекты җитәкчесе Гөлфия Мотугуллина катнашты.
Игелек амбассадорлары хәйриячелек турында мәгълүмат таратуда, игелекле эшләрне популярлаштыруда һәм республика халкының хәйрия фондлары, үзәкләр һәм берләшмәләр эше турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүдә ярдәм итәчәк. Ел дәвамында алар проект чараларында катнашачак, вакыйгаларны һәм мөһим мәгълүмати сәбәпләрне яктыртачак.
«Игелекле Казан» проекты ышанычлы хәйрия фондларын, социаль юнәлешле компанияләрне һәм волонтерлык берләшмәләрен берләштерә. Оешма директоры Марат Исмәгыйлев бүген амбассадорлар белән очрашуда быел «Игелекле Казан» составында 58 коммерциягә нигезләнмәгән оешма исәпләнүен, аларның һәркайсы даими рәвештә төрле чаралар – донор акцияләре, «Велоигелек» проекты, хәйрия хоккей матчлары һәм тренировкалары, традицион «Игелек ярминкәләре», «Игелекле фудтрак», «Игелекле дулкын» фестивале һәм башкаларны үткәрүен билгеләп үтте.
«Игелекле эшләр турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белергә тиеш, дип ышанабыз. Өстәвенә, бүген хәйрия белән шөгыльләнү шактый гадиләште. Без исә бу мәгълүматны шәһәрлеләргә җиткерүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз, бу алар безнең проектларга активрак кушылсын өчен кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Марат Исмәгыйлев амбассадорларга.
Аларның һәрберсе, үз чиратында, «Игелекле Казан»ның яңа проектында катнашуга энтузиазм белән кушылды. Кайберәүләр инде хәзердән конкрет чаралар кысаларында хезмәттәшлек вариантларын да тәкъдим итте. «Мәсәлән, мин «Игелекле Казан» проектларында даими рәвештә актив катнашырга һәм башкаларны да моңа этәрергә әзер. Минем өчен аена бер генә тапкыр булса да активистлар белән бергә кешеләрне «Игелкле фудтрак»та ашату мөмкинлеген табу проблема түгел», - дип уртаклашты Гөлфия Мотугуллина.
Казан УНИКСы уенчысы Валерий Лиходей чараларны анонсларга һәм аларда катнашырга гына түгел, баскетбол фанатларына уеннарга билетлар бүләк итәргә, алар белән очрашулар һәм хәйрия тренировкалары оештырырга тәкъдим итте.
Ә ТР Әниләр берләшмәсе директоры Нина Шимина җәмәгатьчелек тарафыннан җыелган киемнәрне «Мәрхәмәтле куллар» хәйрия складына тапшырырга тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Казанда «Игелекле Казан. Хәйрия һәм милли проектлар» IV Халыкара форумында катнашуга заявкалар кабул итү башланды, ул Татарстан башкаласында 2-нче һәм 3-нче декабрьдә узачак. Ике көн дәвамында коммерциягә нигезләнмәгән секторга ярдәм итү тәҗрибәсе белән Россия һәм чит илләрнең хакимият органнары һәм хәйрия оешмалары вәкилләре уртаклашачак.
Быел форумда илнең төрле почмакларыннан 350-дән артык катнашучы катнашыр, дип планлаштырыла. Алар 2024 елга кадәр Россия үсешенең милли максатларын тормышка ашыруда коммерциягә нигезләнмәгән секторның катнашуы турында фикер алышачак. Моннан тыш, форумның программасы белем бирү программасын һәм пленар утырышта катнашуны үз эченә ала.
«Игелекле Казан» проекты Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән тормышка ашырыла, шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм хәйриячелек мәдәниятен формалаштыруга юнәлеш тота.