Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.08.2024, 14:08

Казанда җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штраф күләмен арттырырга тәкъдим иттеләр

Акчалата түләтү 2,5 мең сумга җитәргә мөмкин

Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штраф күләмен 300 сумнан 2,5 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. Мондый чара юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасын оештыруның нәтиҗәлелеген арттырачак һәм керемнәр җыюны тәэмин итәчәк. Инициативаны бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының XXXI сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасын кертү кондукторлар җитмәү проблемасын өлешчә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә билетларны мөстәкыйль сатып алу өчен барлык трамвай һәм троллейбусларда терминаллар бар. «Бу 224 кондукторны эштән бушату; алар арасыннан 18 кеше машина йөртүчеләр эшенә өйрәнгән, тагын 12 белгеч контроль-ревизия бүлегенә күчкән», – дип ассызыклады доклад сөйләүче.

Халыкка транспорт хезмәте күрсәтү системасының нәтиҗәлелеген һәм пассажирларның хокукый аңын арттырырга, шулай ук транспортта административ хокук бозуларны туктатырга билетсыз йөргән өчен штрафны арттыру ярдәм итәчәк, дип саный Илдар Шакиров. Хәзер Казанда акчалата түләтү 300 сум, ә Рәсәйнең башка төбәкләрендә – 500 дән 2,5 мең сумга кадәр сумманы тәшкил итә.

Моннан тыш, спикер юл йөрү өчен түләүне контрольдә тоту механизмын эшләү кирәклеген билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта контроль-ревизия бүлеге белгечләре юл йөрү өчен түләү фактын билгели торган видеорегистраторлар һәм терминаллар белән тәэмин ителгән. Тикшерү вакытында контролер пассажирдан карта яки смартфонны соңгы түләүләр турындагы мәгълүматны укый торган һәм билет сатып алынганмы-юкмы икәнен күрсәтә торган махсус җайланмага куеп алуны сорый.

Киләсе этапта әлеге системаны автобус паркының барлык хәрәкәтчән составында кертү планлаштырыла. «Без бу темага сак кына якын килдек, аны ике ел чамасы өйрәндек. Юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасының нәтиҗәлелеге турында бәхәсләр һәм шикләр күп булды. Әмма хәзер без кондукторларның хезмәтенә түләү һәм башка финанс чыгымнары югалтулар белән тиңләштерерлек, дип әйтә алабыз. Шуңа күрә без система нәтиҗәле дип саныйбыз, һәм аны автобус паркларына кертергә кирәк», – диде Казан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Казан шәһәре Думасы депутатларының берсенең соравына җавап биреп. Быел юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасын «2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе» МУПнә кертергә планлаштыралар, дип өстәде ул.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясе, 07.08.2024
Видеорепортаж
07.08.2024 14:35
Татарстан башкаласында ел ахырына кадәр 157 автобус һәм 39 троллейбус сатып алырга планлаштыралар
Барлык яңалыклар