В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу яңа сәнгать һәм музыка мәктәпләрен, яшүсмерләр клубларын һәм башка социаль учреждениеләрне урнаштыру өчен җир һәм биналар кытлыгы проблемасын хәл итә алыр иде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март, Алинә Бережная). Казан Башкарма комитеты ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм «Татэнерго»га ябык үзәк җылылык пунктларын социаль объектлар астына күчерү турында тәкъдим җибәрде. «Без бу объектларны социаль объектларны урнаштыру өчен муниципаль милеккә тапшыру үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Бу мәсьәлә уңай карар алыр дип ышанам. Тагын бер-ике ел – шәһәрдә барлык яшүсмерләр клублары төзекләндереләчәк, әмма алар җитәрлек түгел. Яңа сәнгать һәм музыка мәктәпләрен урнаштыру өчен җир һәм биналарга кытлык бар», – дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бүген эшлекле дүшәмбедә.
Барлыгы шәһәрдә 20 ябык үзәк җылылык пункты исәпләнә. Алар арасында Яңа Савин районында Четаев урамы, 4а адресы буенча урнашкан үзәк җылылык пунктларында «Простор» балалар клубы скалодромы, Гаврилов урамы, 12а адресы буенча урнашкан үзәк җылылык пункты бинасында – 3-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенең арт-остаханәсен урнаштырырга мөмкин. Моннан тыш, Адоратский урамы, 45а адресы буенча урнашкан элеккеге җылылык пункты урыны балалар бакчасы төзү өчен туры килә. «Районда ирекле муниципаль җир юк, шуңа күрә соңгы 5 елда анда балалар бакчалары төзелми. Ә якындагы балалар бакчаларында чиратта 250 бала тора», – дип аңлатты Рөстәм Гафаров.
Аның фикеренчә, объектлар ишегалды эчендәге юл челтәренә өстәмә йөкләнеш тудырырга тиеш түгел. «Без бу урыннарда кибетләр урнаштыруга каршы, чөнки бу котылгысыз товар китерү, бушату белән бәйле булачак», – дип билгеләде Рөстәм Гафаров.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе район администрацияләре башлыкларына социаль учреждениеләрнең үзәк җылылык пунктлары биналарында урнашу мәсьәләсе буенча халыкның фикерен белергә кушты.