Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2026, 13:14

Казанда төзелештән калган чүпләрне каты көнкүреш калдыклары контейнерларына ташлаган ике «соры йөкче»не тотканнар

Аларны калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарны бозган өчен административ җаваплылыкка тартканнар

Денис Гордийко фотосы

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе хезмәткәрләре эре габаритлы төзелеш калдыкларын юк итү кагыйдәләрен бозган ике очракны ачыклаган. Намуссыз «соры йөкче»ләр төзелештән калган чүпләрен йөк машиналарына төяп, каты көнкүреш калдыклары өчен билгеләнгән контейнерларга илтеп ташлаган. Транспорт хуҗаларына административ беркетмәләр төзелгән, транспорт чаралары исә штраф түләнгәнче махсус стоянкага озатылган.

Төзелеш калдыкларын законсыз ташлау очракларын район администрациясенең Иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре ачыклаган. Хокук бозучыларны Авиатөзелеш районында Ударная һәм Вересаев урамнарында урнашкан бункер мәйданчыкларында тотканнар.

Районнар администрациясендә хәбәр итүләренчә, оешмалар яки шәһәр халкы төзелеш калдыкларын ташлау өчен махсус техника яллаганнар һәм әлеге хезмәткә түләгәннәр. Әмма транспорт чараларын йөртүчеләр акчаларын янга калдырып, чүпләрне каты көнкүреш калдыклары контейнерларына ташлаган.

Әлеге күренеш бу елгы язгы сезонда легаль булмаган чүп ташлау белән бәйле беренче ачыкланган очрак. Узган елларда да шундый рейдлар үткәрелгән булган. Калдыклар белән эш итү өлкәсендә закон бозу очракларын күзәтү дәвам итәчәк. Моннан тыш, быел рөхсәтсез кар ташлауны ачыклау рейдлары үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча машина йөртүчеләргә һәм автомобиль хуҗаларына карата шулай ук административ чаралар күрелгән.

Шәһәр халкына, төзелеш материалларын каты көнкүреш калдыклары өчен билгеләнгән контейнерларга ташлау шәһәрнең экологиясенә һәм санитар торышына тискәре йогынты ясый торган хокук бозу очрагы булып тора, дип искә төшерәләр. Мондый калдыклар озак таркала һәм агулы матдәләр бүлеп чыгара, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирәгә зыян китерә.

Калдыкларны юк итү кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф каралган, шулай ук намуссыз максатларда файдаланылган транспорт чарасын тартып алу күздә тотыла.

«Соры йөкче»ләрне ачыклау рейдлары дәвам итәчәк. Халыктан калдыклар белән эш итү өлкәсендә кагыйдәләрне төгәл үтәүләре, төзелеш чүпләрен юк итү өчен махсус мәйданчыклардан файдаланулары, шулай ук калдыкларны законсыз ташлау очраклары турында тиешле урыннарга хәбәр итүләре сорала.

Барлык яңалыклар