Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.01.2021, 14:06

Казанда «Салават күпере» торак комплексының икенче микрорайоны барлыкка киләчәк: ябык ишегаллары, актив ял итү өчен урыннар һәм 400 метр озынлыктагы бульвар

Социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелде – тулаем Татарстанда 2021 елда 5 мең 159 фатирлы 161 йорт төзү планлаштырыла.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар, Алинә Бережная). 30-нчы декабрьдән социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелде, алар анда катнашучылар өчен мөмкинлекләрне киңәйтә. Яңалыклар арасында – нормативтан тыш мәйдан бәясен түләү өчен коэффициентны киметү, аның түләүләрен кичектереп тору һәм норматив мәйданнан рөхсәт ителгән күләмне арттыру Быел программада катнашучылар өчен яңа шартлар буенча Татарстанда 280 мең кв. м торак төзеләчәк – бу 5 мең 159 фатирлы 161 йорт. 2023 елга кадәр планнарда –12 мең гаиләне торак белән тәэмин итү, дип сөйләде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов.

Социаль ипотека бирү кагыйдәләрен регламентлаучы законнар шактый күптән эшләнде һәм ул вакытта фатирлар билгеле бер норматив белән төзелде. Хәзер торак үзгәрде, һәм без программада катнашучылар өчен мөмкин булган нормативларны яңадан карарга булдык», – дип ассызыклады Булат Гыйльманов.

Төп яңалыкларның берсе норматив мәйданны 20%-тан 30%-ка кадәр арттыру. Спикер нормалар буенча бер кеше 33 кв. м мәйданлы торакка дәгъва итә, дип аңлатты. Әгәр дә элек ул максималь мәйданы 39,6 кв. м булган ташламалы бәядән фатир сатып ала алган булса, хәзер – максималь мәйданы 42,9 кв. м.

Шул ук вакытта югары норматив мәйданы өчен түләү коэффициенты 1,5%-тан 1,2%-ка кадәр кимеде. Казанда 1 кв. м артык норматив мәйданы 63 мең 690 сум торган, хәзер исә ул программада катнашучыларга 50 мең 952 сумга төшәчәк. «Югары норматив мәйдан элек фатир алганчы түләнергә тиеш иде, хәзер түләү бөтен срокка сузылган һәм беренчел кертемнең 10%-ын кертү дә җитә», – дип билгеләде Булат Гыйльманов. Аның сүзләренә караганда, торак программасында катнашучыларның салым бурычлары булырга тиеш түгел, белешмәне фатир сайлаганда яки килешү төзегәндә бирергә кирәк.

Б.Гыйльманов билгеләп үткәнчә, займның уртача суммасы эш һәм керем стажын исәпкә алып билгеләнә. Ипотека бирүнең максималь срогы 28 елны тәшкил итә, Татарстан гаиләләре уртача 12-15 елга ипотека ала һәм аны 10 елдан тулысынча түләп бетерә.

Казанда социаль ипотека программасы буенча яңа фатирларны «Салават күпере» торак комплексында сатып алырга мөмкин, аның территориясе актив төстә төзелүен дәвам итә. «Салават күпере» торак комплексының икенче микрорайоны проектланды. Бу җәлеп итү үзәге булачак, анда җиде-тугыз катлы йортлар, ябык ишегаллары, халыкның барлык яшь төркемнәренә актив ял итү урыннары барлыкка киләчәк. Бөтен микрорайонны 400 метрга сузылган гомуми бульвар белән берләштерү планлаштырыла», – дип сөйләде планнар турында дәүләт торак фонды вәкиле.

Шулай ук программага фондның үзенең икенчел торагы да кертелгән, бу фатирлардан элек явыз түләмәүчеләр чыгарылган. Кагыйдә буларак, мондый торак Авиатөзелеш районында һәм Азино микрорайонында урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән чыккан яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы буенча 472 гаилә учетка баскан, шуларның 204-е инде торак алган.

Барлык яңалыклар