Ул иркен мәчет, Коръән уку үзәге, малайлар өчен даими яшәү урыны, социаль ашханәне үз эченә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Казанның Левченко бистәсендә дини күп функцияле комплекс төзелеше башлана, ә "Ярдәм" мәчете янында арбалы инвалидлар өчен комплекс барлыкка киләчәк. Бу хакта кичә "Ярдәм" хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев 2018 елда фондның социаль эшчәнлегенә йомгак ясаганда сөйләде.
"Сөләйман" дини күп функцияле комплексы иркен мәчет, Коръән уку үзәге, малайлар өчен даими яшәү, социаль ашханәне үз эченә алачак. Моннан тыш, биредә кызлар өчен көндезге курслар оештырылачак.
Арбалы инвалидлар өчен "Ярдәм" мәчете янындагы комплекста арбалы инвалидлар, БЦП һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудырылачак.
Фонд эшчәнлегенә йомгак ясаганда, бер ел эчендә булган үзгәрешләр турында да сөйләделәр. Әйтик, футбол кыры алыштырылды, хәзер ул заманча таләпләргә туры килә һәм инвалидларга спорт белән шөгыльләнергә - футбол, волейбол, баскетбол һәм теннис уйнарга мөмкинлек бирә.
Шулай ук быел мәчет базасында ишетү буенча проблемалар булган балалардан торган футбол командасы формалаштырылды. Ә күптән түгел мәчет каршындагы тернәкләндерү үзәге территориясендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Казанда беренче инклюзив уен паркы төзелгән һәм ачылган.
Моннан тыш, 2019 елда "Ярдәм" хәйрия фонды сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен биш төркем курслар, чукрак-телсезләр өчен өч төркем курслар һәм "Бер-беребезне хуплыйбыз" курслары уздырырга планлаштыра. Биредә "Гаилә учагы" балалар йорты, малайлар өчен пансионат, "Ярдәм" мәчете каршындагы Коръән өйрәнү үзәге, алко - һәм наркотикларга бәйле кешеләрне тернәкләндерү үзәге һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе белән хезмәттәшлек проекты да үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.
Моннан тыш, 2019 елда Луи Брайль системасы буенча мөселманнар өчен изге китапны бастыруга акча җыю буенча "Коръән һәркем өчен" хәйрия марафоны старт ала. "Ярдәм" инвалидларны яклау үзәге генераль директоры Мәликә Гыйльметдинова хәбәр иткәнчә, фонд киләсе елда республика китапханәсенә сукырлар өчен тактиль шрифт белән басылган 3000 китап чыгарырга һәм җибәрергә планлаштыра, дип хәбәр итә "Ярдәм" фонды матбугат хезмәте.