Үзәк базасында заманча инновацион технологияләр кулланылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). 21 февраль Казанда Павлюхин ур., 102 адресы буенча "Көч - балаларда" социаль-тернәкләндерү үзәген ачу тантанасы узачак. Үзәк базасында балаларны дәвалау һәм реабилитацияләү өчен заманча инновацион технологияләр кулланылачак.
"Көч - балаларда" хәйрия фонды арендаланган мәйданнарда медицина, педагогик, психологик һәм башка социаль хезмәтләр күрсәтә. Мондый үзәк Казанда һәм Түбән Камада бар инде, 30 көнлек тернәкләндерү курсын берьюлы 50 бала уза. 277,8 кв. м мәйданлы яңа социаль тернәкләндерү үзәге хезмәт алучылар санын елына 200 кешегә арттырачак. Проектны гамәлгә ашыру елы эчендә кимендә 8 тернәкләндерү курслары үткәрү планлаштырыла.
"Көч - балаларда" ХФ социаль-тернәкләндерү үзәкләре эшенең төп үзенчәлеге - заманча инновацион технологияләр куллану. Әйтик, баш миен дәвалау методикасы, аппарат дәвалавы - биоакустик коррекция һәм баш миен микрополяризацияләү һәм башка бик күп заманча технологияләр кулланыла.
Яңа тернәкләндерү үзәге Татарстан башкаласында мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү хәйрия фондының проект эшчәнлегендә актив катнашуы белән барлыкка киләчәк. Узган ел фонд Президент грантлары конкурсында җиңү яулады, дип хәбәр итә "Игелекле Казан" АКБО. Фонд эшчәнлеге һәм социаль-реабилитациләү үзәге эше турында монда белергә мөмкин: https://silavdetyah.ru/