В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле карарны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады
Фото: ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче сентябрь). ТАССРның атказанган артисты Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта Казанда Татарстан ур., 16 нчы йорт адресы буенча урнаштырылачак. Тиешле карар ТР хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.
Стендка рус һәм татар телләрендә түбәндәге текст язылачак: «Бу йортта 1955-1979 елларда күренекле татар җырчысы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисты Зифа Җәмил кызы Басыйрова яшәде».
Мемориаль такта урнаштыруның инициаторы – Татарстан Мәдәният министрлыгы.