В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якындагы тәүлектә явым-төшемнәр көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Якындагы тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил салмак, алмашынучан юнәлештә булачак.
Бүген төнлә Казанда һава температурасы нульдән алып - 2 градуска кадәр, Татарстан буенча – 4 градустан, плюс 1 градуска кадәр булачак. 9-нчы апрельдә көндез Казанда плюс 10-12 градуска кадәр җылытачак, республика буенча синоптиклар 9дан 14 градуска кадәр җылы булыр, дип фаразлый.
Юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.