В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә генә бераз яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителгән иде, әмма ул Казанны читләтеп үтә. Киләсе төндә башкалада +9-11 градус көтелә, иртәгә көндез, 21 сентябрьдә, +18-20 градус булачак.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез явым-төшем көтелми, аязучан болытлы һава булачак.
Суыклар исә 21 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанның көнчыгышында һәм көньягында көтелә. Туфракта һәм һавада терекөмеш баганалары минус 1 градуска җитәчәк, бераз яңгыр явачак. Төнлә +1-6 градус көтелә, көнбатыш районнарда – +11 градус, көндез – +15-20 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.