В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
4 нче март иртәсендә томан булуы фаразлана.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). 4 нче мартта Казанда болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Төнлә көньяк-көнбатыштан талгыннан уртачага үзгәрүчән җил, көндез төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Урыны белән бераз кар явачак. Төнлә 4-6 градус салкын, аязганда минус 8 градуска кадәр, көндез -1 градустан +1 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Гомумән алганда, республикада да болытлы булачак. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин, урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчүче талгын җил көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4 тән -9 градуска кадәр, аязганда минус 12 градуска кадәр, көндез -3...+1 градус булачак. Юлларда – бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.