В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2019 елда Татарстан башкаласында 19684 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда соңгы 6 ел дәвамында ата-аналар балаларына бирә торган иң киң таралган исемнәр үзгәрми. Малайлар исемнәре арасында элеккечә Әмир, Кәрим, Тимур, ә кызлар исемнәре арасында – София, Ясминә һәм Әминә алда бара. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина хәбәр итте.
2019 елда әти-әниләре балаларына биргән иң сирәк исемнәр Бронислав, Тальмир, Дарий, Нурислам, Тимербулат, Славяна, Любава, Ильбар, Гөльяз, Маруся булды.
Узган ел Татарстан башкаласында 19684 бала тууы теркәлгән.