Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2025, 09:28

Казанда кыштан соң 10,5 мең КамАЗ чүп-чар җыйганнар

Алексей Песошин Игорь Куляжевка «Экояз-2025» республика конкурсында җиңгәне өчен бүләк тапшырды

Казанда шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлыкка йомгак ясалды. 235 мең кубометр чүп-чар җыелган, 23 млн кв.м мәйданда урамнар чистартылган. Юл буендагы 144 км койма пычрактан чистартылган, 48 мең юл билгесе һәм 1200 тукталыш күшәге тәртипкә китерелгән. Нәтиҗәләр буенча Казан «Эковесна-2025» конкурсында җиңүче булды.

Шәһәрне санитар чистарту икеайлыгы вакытында Казанда чүп-чар һәм төрле калдыклар белән 10,5 мең КАМАЗ, ягъни 235 мең кубометр җыеп, полигоннарга чыгарганнар. 1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәрне тулысынча җыештыруга Тышкы төзекләндерү комитеты шундый йомгак ясый.

23 млн кв.м мәйданда урамнар, 17 млн кв.м мәйданда юл буендагы яшеллекләр, 5800дән артык ишегалды территориясе чистартылган. Паркларның, бакчаларның һәм скверларның мәйданы 625 гектар тәшкил итә.

144 км озынлыктагы куркынычсызлык коймалары пычрактан чистартылды һәм юылды, 48 меңнән артык юл билгесе һәм 1200дән артык тукталыш күшәге тәртипкә китерелде.

Кыш көне урман буйларында, чокырларда, иске йортларда барлыкка килгән 85 чүплек бетерелде.

Мәсәлән, Северный бистәсендәге Урман күле янында, Миль урамы, Яңа Дәүләки урамындагы 2б йорт яны, Хәсән Туфан урамындагы 50 йорт тирәсе, Осиново урамы, Таежная урамындагы 2ф йорт янында, Татарстанның төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверы территориясеннән, «Каенлык» мәйданчыгы янында, Мирный торак массивы һәм башка участокларда чүплекләр җыештырылган. Чүплекләр еш кына каты көнкүреш калдыкларыннан барлыкка килә, әмма эре габаритлы, төзелеш чүп-чарларын һәм тимер-бетон әйберләрне туплау урыннары да очрый.

«Киемнәре буенча кешеләрне генә түгел, шәһәрләрне дә каршы алалар. Чисталык — шәһәрне бәяләүдә мөһим критерий. Бу экология иминлеге дә, халыкның уңайлылыгы да, туристлар җәлеп итүчәнлеге дә. Шуңа күрә җаваплы шәһәр структуралары территорияләрнең торышын күзәтүгә зур игътибар бирәләр. Барлык милекчеләр дә үз территорияләренең торышы өчен җаваплы. Әмма беренче чиратта җаваплылык үзебездән —кешеләрдән башлана», — диде Илсур Метшин.

Гадәттәгечә икеайлыкның төп вакыйгасы — гомумшәһәр өмәсе, ул быел 26 апрельдә узды. Анда 2000нән артык төрле предприятие, 36 меңнән артык кеше катнашты, 320 берәмлек техника җәлеп ителде. Күшәкләргә 8,1 мең кубометрдан артык чүп чыгарылган. Төп басым яр буе зоналарын, урман буйларын, парк һәм скверларны – халык арасында аеруча җәй көне танылган территорияләрне җыештыруга ясалды.

Нәтиҗәдә «Экояз-2025» республика конкурсы кысаларында Казан шәһәре округлары арасында җиңүче булды. Бүләкне Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе Игорь Куляжевка Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин тапшырды. Конкурс «Экология иминлеге» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелде.
Барлык яңалыклар