Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2022, 17:15

Казанда реконструкциядән соң Юныс мәйданының беренче чиратын ачтылар

Скверда яңа юл өслеге, газон җәелгән, су колонкасы һәм иске татар стилендәге урындыклар урнаштырылган.

Фото: Казанның тышкы төзекләндерү комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Казанда Юныс мәйданында реконструкцияләнгән Сагыш бакчасы ачылды. Биредә яңа юл катламы, автомат рәвештә су сиптерелә торган газон, тематик коймалар пәйда булды. Шулай ук сквер видеокүзәтү системасы һәм тышкы яктырту белән җиһазландырылган.

Җәмәгать киңлеген төзекләндерү концепциясе ял итәргә һәм ялгызың вакыт үткәрергә мөмкин булган чәчәккә күмелгән бакча булдыруны күздә тота. Проект нигезендә, Сагыш бакчасында эшли торган су колонкасы, иске-татар стилендәге урындыклар, чүп савытлары һәм пәрдә рәвешендәге мәгълүмат стенды урнаштырылды. Моннан тыш, Фатыйх Кәрим урамы ягыннан туристик автобуслар өчен тукталыш урыны күчерелгән, анда хәзер киңәйтелгән тротуар ясалган, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Яңартылган сквер ачу хөрмәтенә килүчеләр өчен экскурсия уздырылды. Анда кунакларга Иске Татар бистәсенең үзәк мәйданы турында сөйләделәр, ул төзекләндерү аркасында элеккеге статусын кире кайтара. Экскурсиядә катнашучылар Юныс мәйданы янында урнашкан Габдулла Тукай әдәби музеенда булдылар. Соңыннан кунаклар каршында музыкаль-шигъри импровизация белән «Төенләнеш» берләшмәсе, шулай ук музыкантлар Булат Абдуллин һәм Динә Барвиш чыгыш ясады.

Юнысов мәйданы XVIII гасырның икенче яртысында оештырыла, аны сәүдәгәрләр Юнысовлар хөрмәтенә атыйлар. XX гасыр башында аның составына Мәхәббәт, Сагыш, Бию һәм Мәйдан бакчалары керә. Алар социаль һәм функциональ максатлары буенча аерылып торган.

Төзекләндерүнең беренче чираты Сагыш бакчасыннан башланды. Реконструкция проектын булдырганчы ук Иске Татар бистәсендә күптән яшәүчеләр һәм тарихчы-экспертлар белән консультацияләр уздырылды. Скверны яшелләндерүгә аерым игътибар бирелде. Шәһәрлеләр биредә ирга, гортензия, нивяник, флокс, мең яфрак, лилейник, яушан, күкебаш һәм купальницаларны күрә алачак. Ә хоста һәм астильба кебек үсемлекләрнең сортлары күләм бирәчәк һәм композицион тигезлекне саклаячак.

Элегрәк сквер территориясе яшькелт йомры таш белән капланган була – бу турыда архив мәгълүматлары һәм биредә күптән яшәүчеләрнең истәлекләре сөйли. Шуңа күрә проектка яшел төстәге брусчатка кертелгән. Декоративлык һәм бер-берсенә охшамаганлыкны өстәү өчен таш җәюнең радиаль схемасы кулланылган.

Барлык яңалыклар