2018 елда эшләрне башкару, җиһазлар, оештыру һәм көнкүреш техникасын алу өчен 36 млн сум бүленгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь). Чехов урамында урнашкан 1-нче Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Бина 1985 елда төзелгән. Ул шәһәрнең Идел буе, Вахитов һәм Совет районнырына хезмәт күрсәтә. Бүген станциядә 161 хезмәткәр эшли, көн саен алардан тәүлек буе эшли торган 13 бригада формалаштырыла. Тәүлек эчендә бригадаларны 170-180 тапкыр чакырталар. Бер бригадага тәүлек дәвамында уртача 13-14 чакыру туры килә.
Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе – шәһәрнең төрле районнарында урнашкан 9 кече станция. Алар 1,2 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтә.
Көн саен шәһәрдә 80 ашыгыч ярдәм бригадасы тәүлек буе эшли. Бер елга ашыгыч медицина ярдәме станциясе 400 мең шалтыратуга хезмәт күрсәтә, аларның 68 меңенә 1-нче кече станция хезмәт күрсәтә.
Ачылу вакытыннан 1-нче кече станциядә агымдагы төзекләндерү эшләре генә башкарылган. 2018 елда Министрлар кабинеты карары белән эшләрне башкару, җиһазлар, оештыру һәм көнкүреш техникасын алу өчен 36 млн сум бүленгән. Башкарылган капиталь төзекләндерү эшләре бригадаларның эш шартларын яхшыртачак, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.