Эсселек аркасында хайваннар биналар эчендә яисә күләгәдә качып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Казанда зооботаника бакчасына килергә теләүчеләргә кич белән килергә киңәш ителә. Эсселек аркасында хайваннар биналар эчендә яисә күләгәдә качып тора. Мәсәлән, аюлар һәм песиләр эсселекне бик авыр кичерә.
Зооботаника бакчасы хезмәткәрләре хайваннарны кайгырталар, аларны эсселектән саклыйлар. Хайваннарга тәүлек буе су биреп торалар. Аюлар һәрвакыт бассейнда су керәләр, шуңа күрә аларның суларын еш алыштырырга туры килә. Моннан кала, хайваннарга яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм туңдырылган ит ешрак бирелә, дип язылган зооботаника бакчасы сайтында.
Искәртергә кирәк, Казан Зооботаника бакчасы көн дә, ялсыз, 8.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Кассалар 19.00 сәгатьтә ябыла.