Колумбия режиссеры Алехандро Гонзалес Пученың “Чернобыльский идиот” спектакле “Нәүрүз” форумының хэдлайнеры булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы 2018 елның 28 маеннан 3 июненә кадәр Казанда үтә. Форумның хэдлайнеры буларак Ф.М.Достоевский әсәрләре буенча Колумбия режиссеры Алехандро Гонзалес Пуче куелышында "Чернобыльский идиот" спектакле чыгыш ясый.
ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан уздырылган форумның темысы быел – театраль текст. Форумны оештыручылар аны “Спектакль - текст буларак. Музыка - спектакльнең тексты буларак. Рәссам тексты – спектакльнең образы”, дип билгели. Форум кысаларында Россия һәм чит илләрдән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Чакырылган кунаклар арасында Германиядән килгән танылган педагог Юрий Альшиц "Шаман карашы" театр лабораториясен уздыра.
“Чернобыльский идиот” спектакле Казанда ике тапкыр – 30 һәм 31 майда Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күрсәтелә. Әлеге куелыш нигезенә Федор Достоевскийның “Идиот” романы, Чернобыль АЭС хезмәткәрләренең хәтирәләре, шулай ук Светлана Алексиевичның “Чернобыльская молитва” китабы буенча “Голоса Чернобыля” һәм танылган режиссер Андрей Тарковскийның “Сталкер” фильмнары кергән. Князь Мышкин чит илгә дәваланырга китеп, 25 ел үткәч, Припятька кайта. Үзенең бабаларын эзләү барышында ул XX гасырның иң масштаблы афәте үзәге булган урында яңа тормыш күрә, дип хәбәр итә форумны оештыручылар.