Казанда алдагы ял көннәрендә Венгрия киносы көннәре узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Казанда алдагы ял көннәрендә Венгрия киносы көннәре узачак. 13-15 декабрьдә «Мир» кинотеатрында соңгы еллардагы иң яхшы фильмнар күрсәтеләчәк.
13-нче декабрь көнне 18.30 сәгатьтә тамашачылар Шандорның «Сукбай артистлар» картинасын карый алачак, 14-нче декабрьдә 17.00 сәгатьтә – Антал Нимродның «Виски талаучы», 18.15 сәгатьтә – Аттилла Сасаның «Ярым ут» картинасын. Алар Венгрия телендә рус субтитрлары белән трансляцияләнәчәк. Ә 15-нче декабрьдә 16.15 сәгатьтә биредә Давид Спахның рус теленә тәрҗемә ителгән «Гедеон Рихтер: тормыш өчен тормыш» фильмы тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә «Татаркино».
Казанда Венгрия киносы көннәрен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы белән берлектә «Татаркино» оешмасы оештыра.