Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2020, 12:51

Казанда тифлокомментарийлар һәм сурдотәрҗемә белән «Кечкенә принц» спектаклен күрсәттеләр

Икенче юлы Казан яшь тамашачылар театрында «Оскар һәм Алсу әни» спектаклен тәкъдим итәчәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Казанда «Кечкенә принц» спектаклен утыздан артык начар күрүче һәм начар ишетүче тамашачы карады. «Чикләрсез театр» проекты кысаларында Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә оештырылган куелыш тифлокомментарийлар һәм сурдотәрҗемә белән үрелеп барды.

Спектакль тамашачылары арасында Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172-нче номерлы мәктәп укучылары, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары бар иде.

«Чикләрсез Театр» - «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм Казан яшь тамашачылар театры проекты, ул спектакльләрне бер үк вакытта сәламәт тамашачыларга да, инвалидлыклары булган кешеләргә дә карау мөмкинлеге бирә. Спектакльләрдә тифлокомментатор колакчыннар аша сәхнәдәге барлык вакыйгаларны сурәтли, ә сурдотәрҗемәче спектакльне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» ярдәм итә. Узган ел мондый спектакльләрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 100-дән артык кеше булды.

Киләсе куелыш 23-нче мартка планлаштырылган. Бу юлы Яшь тамашачылар театрында «Оскар һәм Алсу әни» спектакле тәкъдим ителәчәк.

«Игелекле эшләр көне» фонды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проектны 2020 елда дәвам итү ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән дә мөмкин булды. Узган елның ноябрендә хәйрия фонды проектны үстерү өчен грант отты. Проектны тормышка ашыруда Сукырлар өчен махсус республика китапханәсе зур ярдәм күрсәтә, шулай ук Добро Mail.Ru сервисында акча җыю да оештырылды.

Барлык яңалыклар