Бу хуҗалык-көнкүреш һәм яңгыр сулары канализациясен салу белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июль). Казанда Терегулов урамы буенча хәрәкәтне этаплап чикләячәкләр. Бу хуҗалык-көнкүреш һәм яңгыр сулары канализацияләрен салу белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
26 нчы июльдән 29 нчы июльгә кадәр Терегулов урамы буенча 10 нчы номерлы йорт янындагы юл һәм тротуар тулысынча ябылачак.
30 нчы июльдән 2 нче августка кадәр Терегулов урамы буенча төзелә торган 23 нче номерлы бина янындагы юл өлеше ябылачак.
3 нче августтан 6 нчы августка кадәр Терегулов урамы буенча 18 нче номерлы йорт янында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.