В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу күп фатирлы йорттагы эшләр белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Казанда Кече Крыловка урамында автомобиль транспорты хәрәкәтен этаплап чикләячәкләр. Бу шул ук урамда урнашкан күп фатирлы йорттагы эшләр белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
14-22 нче сентябрьдә Кече Крыловка урамындагы 45 нче номерлы һәм 49 нчы номерлы йортлар янында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
22 нче сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр Кече Крыловка урамындагы 41 нче һәм 45 нче номерлы йортлар янында хәрәкәт чикләнәчәк.
4-5 нче октябрьдә Труд урамындагы 9/36 номерлы йорт янында транспорт хәрәкәте өлешчә туктатылачак.