Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2021, 09:07

Казанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дигән нәсел шәҗәрәсе фестиваленең зона этабы нәтиҗәләре ясалды

Катнашучылар судьяларга милли ризыклар һәм иҗади номерлар тәкъдим итте.

Фото: Муниципаль архив идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Сәет-Галиев исемендәге Казан мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты башлап җибәргән еллык конкурс гаилә элемтәләрен һәм буыннарның дәвамчанлыгын ныгыту максатыннан үткәрелә.

Казанда зона этабында катнашуга дүрт гаилә гариза бирде: Вахитовлар, Салиховлар, Шәрәфиевлар, Галиевлар-Минһаҗевлар. Бәйгенең беренче этабы Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йорты фойесында узды. Катнашучылар хөкемдарларга татар, чуаш, башкорт ашларын тәкъдим иттеләр. Катнашучыларның бурычы – ризык әзерләү турында сөйләү генә түгел, ә судьяларга ни өчен нәкъ менә бу сыйның гаиләнең визит карточкасы булуын аңлату да иде. «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» конкурсының икенче этабында катнашучылар концерт номерлары күрсәттеләр һәм үз шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр.

Фестивальнең зона этабы нәтиҗәләре буенча беренче урынны Вахитовлар гаиләсенә бирделәр. Фестивальнең республика этабында Казанны нәкъ менә алар тәкъдим итәчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының муниципаль архив идарәсендә.

Быел февраль аенда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале башланды. Ул өч этапта үткәрелә: муниципаль, зона, республика. Республика этабы 15-нче апрельдән 15-нче майга кадәр узачак. Конкурста катнашучылар гаилә шәҗәрәсенә багышланган милли ризыклар һәм концерт номерлары белән таныштырачак. Нәтиҗәләр 15-нче майда булачак.

Барлык яңалыклар