В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Осталыкта, зирәклектә һәм аш-су әзерләү фантазиясендә мәктәп ашханәләренең 7 пешекчесе ярышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Бүген Казанның 183-нче гимназиясендә «Мәктәп ашханәсенең иң яхшы пешекчесе» һөнәри осталык буенча икенче шәһәр конкурсының финал этабы узды. Осталыкта, зирәклектә һәм аш-су әзерләү фантазиясендә мәктәп ашханәләренең 7 пешекчесе ярышты.
Конкурска алар ярдәмчеләре – мәктәп укучылары белән килгән иде. Төп ярышлар башланыр алдыннан пешекчеләр теорияне, санитар нормативларны һәм СанПиН таләпләрен, ризык әзерләү технологияләрен белүгә тест уздылар. Аннары һәркем үз рецепты буенча мәктәп өчен иртәнге аш тәкъдим итте һәм «өй эшен» яклады.
Төп конкурс программасын үтәү өчен азык-төлек җыелмасы сер итеп сакланган. Бәйге башланыр алдыннан конкурсның жюри рәисе – Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры урынбасары Алла Агапова конкурсантларга балык һәм яшелчәләр белән ризык әзерләргә тәкъдим итте.
Биремгә бүлеп бирелгән бер сәгать дәвамында һәр катнашучы үзенчәлекле ризык әзерләде.
Пешекчеләр ризык әзерләгән арада, конкурс кунаклары, мәктәп укучыларының ата-аналары өчен мәктәп менюсына дегустация һәм искәрмәләр үткәрелде һәм тәкъдимнәр җыю буенча анкета тутыртылды.
Конкурсның жюри әгъзалары конкурсантларның югары профессиональ дәрәҗәсен билгеләп үтте. Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча беренче урынны Надежда Петрушина (Яңа Савин районының 132-нче номерлы мәктәбе), икенче урынны Ирина Хохлова (Авиатөзелеш районының 14-нче номерлы гимназиясе) һәм өченче урынны Эльвира Галиева (Совет районының 101-нче номерлы мәктәбе) алды.