Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.05.2021, 16:48

Казанда Валерий Шикшинның беренче мемориал уеннарына йомгак ясалды

Өстәл уены буенча ярышларда беренче өч урынны Казан катнашучылары бүлеште.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Казанда Валерий Шикшинның беренче мемориал уеннарына йомгак ясалды. Россиянең атказанган тренеры истәлегенә багышланган ярышларда илнең төрле шәһәрләреннән 40 кеше катнашты. Беренче өч урынны Казаннан катнашучылар бүлеште.

Ярышлар узган ял көннәрендә Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка буенча Олимпия резервы мәктәбендә узды. Җиңү өчен биш шәһәр: Казан, Уфа, Санкт-Петербург, Арзамас һәм Яр Чаллы вәкилләре көрәште.

Уеннарны ачу тантанасына күренекле тренерның улы Илья Шикшин килде, ул соңгы дистә еллар Европаның иң көчле уенчысы булып тора. Ул турнирда катнашучылар өчен мастер-класс үткәрде. «Шунысы сөендерә, мемориалда Валерий Шикшинның күп кенә шәкертләре катнашты, алар үзләренең укытучысын искә алдылар», – дип, үз фикерләре белән бүлеште ТР Федерация вице-президенты Илдар Әлмөхәммәтов.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны 30 яшьлек Игорь Немлий яулады, икенче урынны –12 яшьлек Артур Гыймадиев һәм өченче урынны – 13 яшьлек Әскәр Хөсәенов. «Казан егетләре яшь буенча үзләреннән күп кенә өлкәннәрне уздырды», – дип билгеләп үтте И.Әлмөхәммәтов.

Җиңүчеләрне һәм призерларны Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Республика олимпия резервы спорт мәктәбе, «Спартак» физкультура-спорт җәмгыяте кубоклары, медальләре һәм грамоталары, шулай ук Россия Федерациясеннән акчалата призлар белән бүләкләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Валерий Шикшин – тумышы белән Казаннан булган го уены буенча Россиянең атказанган тренеры (го – борынгы Кытайның логик уены, дөньяда иң киң таралган уеннарының берсе). Европа буенча иң яхшы тренерларның берсе санала, аның укучылары күп тапкырлар Россия һәм Европа чемпионнары, шулай ук дөнья чемпионатлары призерлары булды.

Барлык яңалыклар