Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.12.2022, 11:53

Казанда шәһәр Мэриясенең милли сәясәт өлкәсендәге проектларын гамәлгә ашыру буенча ел нәтиҗәләрен ясадылар

Ратушада милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре белән очрашу булды.

Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче декабрь). Казан Ратушасында шәһәр Мэриясенең милли сәясәт өлкәсендәге проектларын тормышка ашыру буенча ел нәтиҗәләрен ясадылар. Чарада Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан шәһәр Думасы сәркатибе Альбина Рафикова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре һәм милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, активистлар катнашты.

«2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы химаясе астында үтте. Казан өчен милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау – өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Без барыбыз да, 115 милләт вәкилләре, дус һәм тату яшибез, һәрвакыт бер-беребезне ишетергә һәм тыңларга тырышабыз», - дип билгеләп үтте Е.Лодвигова.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казан Мэриясе тарафыннан төрле халыкларның телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән күп кенә проектлар гамәлгә ашырылды. Алар арасында – «Балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча, нәтиҗәле алымнары» балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинарлар циклы; «Апуш» балалар татар театр студиясе; мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары; паркларда һәм скверларда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» спорт һәм иҗади дәресләр сериясе; театральләштерелгән «Казан тавышы» перформансы; «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале. Әлеге проектларның барысы да Казан Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге, шәһәр мәгариф һәм мәдәният идарәләре, Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә әзерләнгән.

Моннан тыш, җәй көне беренче тапкыр Идел буе халыкларына – мариларга, удмуртларга, чувашларга һәм мордваларга багышланган «Тормыш агачы» агарту проектын эшләтеп җибәрделәр. Чараларны Казан Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге ТР Халыклары ассамблеясы белән берлектә оештырды. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Казан Башкарма комитеты ТР Халыклар ассамблеясы һәм ТР Халыклар дуслыгы йорты белән тыгыз элемтәдә тора. «Без әле беркем дә кабатлый алмаган нәтиҗәле проектны тормышка ашырабыз: бу – дәүләт, муниципаль хакимият органнары, милли-мәдәни берләшмәләр хезмәттәшлеге аркасында барлыкка килгән «Дуслык һәм татулык дәресләре». 8 ел дәвамында анда Казанның 7 мең укучысы катнашты. Бу дәресләрдә без уникаль белем бирәбез, үз тәҗрибәләребез белән уртаклашабыз», – дип ассызыклады И.Шәрипов.

Активистлар, җәмәгатьчеләр шулай ук милләтара татулыкны саклау эшенә зур өлеш кертә. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, 2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы моңа тагын да ярдәм итте. Активистларның энтузиазмы ярдәмендә быел уртак проектлар гамәлгә ашырылган, алар арасында – татар һәм рус телләрендә шәһәр тарихы турында тарихи-мәдәни аудиогид һәм автобусларны заманча дизайн белән бизәү; татар телен өйрәтүче видеороликлар; бушлай татар теле курслары.

Очрашуда ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәләре һәм киләчәк проектларны гамәлгә ашыру планнары турында фикер алыштылар. Тарихи-мәдәни аудиогид турында ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы, тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов сөйләде. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында катнашу турында халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Владислав Уткин сөйләде.

«Без 2020 һәм 2021 елларда милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре белән очрашулар үткәрдек. Мин монда элеккеге көрәштәшләребезне дә, яңаларын да күрергә бик шат, 2022 ел безне дуслаштырды. Җәмәгатьче активистлар, милли-мәдәни берләшмә җитәкчеләре, түрәләр бөтенесе бергә эшкә алынып, уртак тырышлык белән генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була дип ышанам. Ваемсыз булмаган, энтузиазм һәм фидакарьлек өчен рәхмәт. Безнең уртак эшебез һәм милли бурычларны хәл итү буенча нәтиҗәле эшчәнлегебез киләсе елда да дәвам итәр дип ышанам», – диде Г.Сәгыйтова.

Проектларны тәкъдир иткәннән соң, активистлар һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре үз теләкләрен белдерделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Казан шәһәр Думасы секретаре, топонимика буенча комиссия рәисе А.Рафиковага Казан урамнарының берсенә чуваш мәгърифәтчесе, хәзерге чуваш алфавитын һәм чувашлар өчен чуваш һәм рус телләре дәреслекләрен булдыручы, язучы, тәрҗемәче, фольклорчы И.Я.Яковлев исемен бирү мәсьәләсе җиткерелде. Комиссия рәисе бу мәсьәләнең топонимика буенча комиссия утырышында кабат каралачагын билгеләп үтте.

Чара ахырында активистларга шәһәр проектларын тормышка ашыруда актив катнашканнары өчен Казан Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Барлык яңалыклар