Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы оештырылган иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март, Алена Мирошниченко). Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында уздырылган «Чаңгыда узган сәламәтлек көне» спорт акциясенең иң уңышлы катнашучыларын билгеләделәр. Мәктәп-интернатта тәрбияләнүче 300-дән артык бала профессиональ чаңгычылар-спортчылар белән узган елның декабреннән алып шөгыльләнде. Бүген алар арасыннан иң яхшы 24 чаңгычы 1000 метр араны узу өчен Горки-Әмәт урманының һөнәри трассасына чыкты.
Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы оештырылган иде. Шулай итеп, балалар зумба буенча мастер-класста катнаша, концерт номерларын карый, хаски токымлы этләр белән фотога төшә, конкурсларда катнаша, истәлекле бүләкләр ала һәм коймак белән сыйлана алдылар.
Республика балалар-яшүсмерләр спорт-адаптив мәктәбе директоры Фәридә Сафиуллина билгеләп үткәнчә, спорт барыбыз өчен дә мөһим, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ул аеруча да кирәк. «Спорт, сәламәтләндерү характерындагы теләсә кайсы яшь буынга бик тә файдалы. Бу – гомерлек прививка сыман, бала спортны яратса, һәрвакыт сәламәт булачак, дөрес яшәү рәвеше алып барачак, соңыннан балаларын да шул рухта тәрбияләячәк. 1000 метр дистанция – кемдер өчен зур, кемдер өчен – юк, әмма инвалид бала аны узса, үзе өчен бүгенге көндә герой булачак», – диде ул.
Бүгенге чараның хөрмәтле кунагы – Россия биатлончысы һәм чаңгычы, кышкы Паралимпия уеннары чемпионы һәм көмеш призеры, күп тапкырлар дөнья чемпионы булган, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган спортчылар арасында чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Ирина Полякова да шундый ук фикердә. «Спортның барлык төрләре дә мөһим. Спорт көч бирә, өйдән чыгарга ярдәм итә, кешеләр белән аралашудан ләззәт һәм күп кенә яңа мәгълүмат бирә. Шулай ук тормыш та күңеллерәк бара!» – дип ышана ул. «Дүрт стена арасыннан чыгарга кирәк! Өстәвенә, хәзерге көндә инвалид-спортчыларга игътибар бирелә, аларга финанслау каралган, форма бирәләр, командировкаларга җибәрәләр. Мин шөгыльләнгәндә, мондый хәлнең булганы юк иде», - дип ассызыклалды И.Полякова.
Ярышларның лауреатлары бүгенге көн геройлары булды. Кызлар арасында беренче урынны 142-нче номерлы мәктәп укучысы Вера Головцева алды, икенче урында – Ласточкина исемендәге интернат-мәктәптән Вера Романова, ә өченче урында – 11-нче мәктәп укучысы Виктория Савина. Егетләр арасында югары приз 11-нче номерлы мәктәптән Георгий Трусовка бирелде, көмеш һәм бронза медальләрен Ласточкина исемендәге интернат-мәктәп укучылары Эдуард Дәүләтбаев һәм Равис Харисов алды.
Исегезгә төшерәбез, хәйрия акциясе 2018 елның 5-нче декабрендә Казан шәһәренең чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе ярдәмендә старт алды. Совет районының коррекция мәктәбе һәм интернат-мәктәпләреннән 300-дән артык укучы кыш дәвамында чаңгыда шуарга өйрәнде, шуу күнекмәләрен яхшыртты, әйдәп баручы спортчылар оештырган мастер-классларда катнашты. Бүген катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе төрле иде. Мәсәлән, кызлар арасында җиңүче Вера Головцева чаңгыда шуу ярышларында унберенче тапкыр катнаша, шулай ук километрлы дистанцияне узган Алексей Петров исә турнирда беренче тапкыр гына. Бүген призлы урын алмаса да, ул дәресләрне дәвам итәргә ниятли. «Бераз авыр булды, әмма «бишле» яки «дүртле»гә йөгердем кебек. Моңа кадәр өч ел авылда гына йөргәнем бар иде. Әмма киләсе елда да шөгыльләнүне дәвам итәчәкмен һәм таудан шуып караячакмын», - дип хис-кичерешләре уртаклашты А.Петров.
Спорт акциясенә йомгак ясауда шулай ук Казан Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина, Казанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе рәисе урынбасары Рөстәм Сафин һәм башкалар катнашты.