Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 4676 яңа очрагы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Татарстанда коронавирус инфекциясенең 29 яңа очрагы теркәлгән. 7 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, 4 кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 11 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 6 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 5 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
20 кеше Казанда яши, дүртесе – Спас районында, өчесе – Нурлат районында, берәр кеше – Кукмара һәм Саба районнарында.
26-нчы августка Татарстанда 6367 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Бөтен чорда 5207 кеше савыккан, шул исәптән 43 кеше узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 4676 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә авыруның 970 мең 865 очрагы расланган. 786 мең 150 кеше савыккан, 16 мең 683 кеше үлгән.