В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1,4 мең укучы түләүсез туклана, 773 ата-ана бакчалардагы түләүләрдән азат ителгән.
Фото: Денис Гордийко
«Мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктларда ир-атларга һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкарылды, – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. – Без мобилизацияләнгән казанлыларны көнкүреш әйберләре белән генә түгел, техник, хәрби кирәк-яраклар белән дә тәэмин итә башладык. Лисичанскида яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җибәрү штабның аерым эш юнәлеше булды. Исегезгә төшерәбез, без 500 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрдек. Бу эшчәнлеккә Казан предприятиеләре, гади кешеләр, бизнесменнар – бер сүз белән әйткәндә битараф булмаган казанлылар кушылды, моның өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә. Өченче көн генә Лисичанскига дүртенче тапкыр гуманитар йөк җибәрдек».
8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен транспорт картасы бик кирәкле булды. Хәзерге вакытта 1,2 меңнән артык билет бирелгән, алар буенча җәмәгать транспортында 24 меңнән артык йөргәннәр.
Мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай бару мөмкинлеге бирә торган «Батыр» картасын хәзерге вакытта 1797 бала алды. Ташламаны 45 мәдәният учреждениесе һәм 20 спорт объекты бирә.
Ирина Смирнова башта «Батыр» картасы шәһәрнең республика һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренә йөрүне күздә тотса, соңрак хосусый учреждениеләр дә кушылуын сөйләде. Алар арасында «Сәнгать дөньясы» халыкара антиквариат институты, «Шәһәр панорамасы» музее, Казан иконасы музее, Болактагы Казан яшьләр театры, Иске Татар бистәсендә «Татар халкының мәдәни мирасы һәм кыйммәтләре» экскурсиясе, «Казан мөселман» экскурсиясе, «Университет шәһәрчеге һәм Кремль урамы» экскурсиясе бар.
«Батыр» картасы буенча дәүләт, муниципаль һәм шәхси мәдәният учреждениеләренә барлыгы 3 меңнән артык билет бирелгән.
30 бала «Ял» үзәге ярдәме белән «Восток» лагерена көзге каникулларга бушлай юлламалар алдылар. Хәзерге вакытта яңа ел каникулларында балалар сәламәтләндерү учреждениесенә юллама алу өчен 13 мөрәҗәгать килде, дип өстәде И.Смирнова. Смена 2-8 нче гыйнварда узачак.
«Барлык яшүсмерләр клублары, шәһәрнең 20 спорт учреждениесе дә мобилизацияләнүчеләрнең балаларына үз хезмәтләрен бушлай күрсәтә. Ә тимераякта массакүләм шуу сезоны башлану белән балалар ачык һәм ябык боз мәйданчыкларына бик теләп йөриләр», – дип билгеләп үтте Социаль сәясәт идарәсе башлыгы.
Башкарма комитет бүлекчәләре район администрацияләре, «Игелекле Казан» һәм башка оешмалар һәм ведомстволар белән берлектә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән кергән мәсьәләләрне оператив хәл итүне дәвам итәләр, дип сөйләде Ирина Смирнова.
Мәсәлән, район администрацияләре эшкә урнашу, юридик консультацияләр алу, кием, дарулар, балалар ризыгы сатып алу, көнкүреш техникасын ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, фатирларда косметик ремонт үткәрү һәм башка күп кенә мәсьәләләр белән ярдәм итәләр.
Казанның шәхси секторында яшәүче гаиләләренә утын һәм кар чистартуда ярдәм иттеләр. Ә идарәче компанияләр ТКХ хезмәтләре буенча бурычларны түләү мәсьәләсен индивидуаль тәртиптә карыйлар. Әйтик, яңадан исәпләп чыгарылган сумма 600 мең сумнан артып киткән. Махсус хәрби операциядә катнашучы идарәче компания хезмәткәрләре 400 мең сумлык матди ярдәм алдылар.
«Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә 46 гаиләгә медицина тикшеренүләре үткәрүдә ярдәм күрсәтелде. Аларның кайберләре шифаханә-курортларда дәваланды», - дип хәбәр итте Социаль сәясәт идарәсе башлыгы. Тагын 42 гаилә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән дарулар һәм медицина хезмәтләре алды.
Район мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан 47 мөрәҗәгать каралды һәм балалар бакчалары һәм мәктәпләр буенча мәсьәләләр уңай хәл ителде.
Шулай ук шәһәр Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты ярдәме белән 8 гаилә кредит каникуллары алды. Октябрь аенда социаль яклау бүлекләре белән бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча түләү буенча эш башланды – хәзерге вакытта ярдәм тулы күләмдә күрсәтелде.
Казанның Мәшгульлек үзәгендә хезмәткәрләр мөрәҗәгать итүчеләр өчен 800 консультация үткәргәннәр, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларның 15 хатыны укулар уза.
«Ышаныч» үзәге филиалларына 134 кеше мөрәҗәгать иткән. «Беренче вакытта кешеләргә ярдәм алу, борчылуны ничек җиңәргә, бу очракта балалар белән үзеңне ничек тотарга икәнен аңлау мөһим иде. Нигездә консультацияләр телефон аша бирелде, 29 кеше шәхси консультацияләр форматында ярдәм алды», - диде Социаль сәясәт идарәсе башлыгы. Исегезгә төшерәбез, шалтыратулар тәүлек буе +7(843)277-00-00 телефоны буенча кабул ителә.