В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Привольный бистәсендә үтәчәк оpen airда Казан һәм Йошкар-Ола музыка коллективлары катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). 14-нче сентябрьдә Казанда рок-фестиваль узачак. Привольный бистәсенең Фиалковая урамында үтәчәк open airда Казан һәм Йошкар-Ола музыка коллективлары чыгыш ясаячак.
Рок яратучылар «Равновесие», «Ветер», «Шиномонтаж», Носков band, Silfred Crew, Mojo Shuffle төркемнәре чыгышларыннан ләззәт алачак.
Концертка керү ирекле, ул 18.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.