Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2021, 16:31

Казанда Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне бетерүдә катнашучыларны искә алачаклар

26-нчы апрельдә Х.Ямашев проспекты һәм Ф.Әмирхан урамы киселешендәге скверда чәчәкләр салу тантанасы булачак.

Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). 26-нчы апрель көнне Казанда Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне ликвидацияләүдә үз бурычларын батырларча үтәгән катнашучылар истәлегенә чәчәкләр салу булачак. Тантана 10:00 сәгатьтә Х.Ямашев проспекты һәм Ф.Әмирхан урамы киселешендәге скверда башлана.

Чарада ветераннар-ликвидаторлар, һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, шулай ук Татарстанның «Чернобыль» Берлеге» инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Барсков, Казан Башкарма комитеты вәкилләре һәм башкалар катнашачак.

Тантанадан соң шәһәр районнары хакимияте ветераннар-ликвидаторлар өчен хәйрия ашлары оештыра. Алдагы көндә аларга «ЧАЭС авариясенең 35 еллыгы» истәлекле медальләре тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, 1986 елның 26-нчы апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә авария була – ХХ гасырның иң куркыныч техноген һәлакәте. Реактордагы янгын нәтиҗәсендә атмосферага 190 тоннага якын радиоактив матдәләр чыгарыла. 400-дән артык кеше экологик һәлакәт зонасында булып, атом бомбасын шартлаганнан соң Хиросим халкы кичергәннән 90 тапкыр күбрәк нурланыш алуга дучар ителгән. Чернобыль АЭСында аварияне бетерүдә 3500 татарстанлы катнашты, алар арасында 1500 казанлы.

Ел саен 26-нчы апрельдә Россиядә Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алалар. 2003 елдан Берләшкән Милләтләр Оешмасы 26-нчы апрельдә Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте.

Барлык яңалыклар