Татарстан башкаласында тантаналы митинг һәм әдәби-музыкаль кичә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). 25-нче августта Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган тантаналы митинг узачак.
Чәчәкләр салудан башланачак истәлекле чарада дәүләт театрлары артистлары һәм театр училищесы студентлары, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары һәм музыкантлары, шагыйрьләр һәм язучылар – Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнашачак.
Шулай ук чарада беренче тапкыр «Дозор памяти» яшьләр хәрәкәте әгъзалары катнашачак, аның составында министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, популяр татар блогерлары, актерлар, җырчылар, музыкантлар һәм журналистлар бар.
Митинг Беренче май мәйданындагы шагыйрьгә куелган һәйкәл янында 12.00 сәгатьтә башлана.
Габдулла Тукай исемендәге филармониядә Хәтер көне дәвам итәчәк, анда әдәби-музыкаль кичә узачак.
Шуны да искәртик: 25-нче август 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең җәзалы үлеменнән 75 ел узуга багышланган күргәзмә ачыла.