Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2020, 15:28

Казанда Федор Шаляпинны искә алалар

ТР Рәссамнәр берлегенең «Безнең тарих. Шаляпин һәм Казан. XIX гасыр» күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). 13-нче февральдә Казанда күренекле рус артисты Федор Шаляпинның тууына 147 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узачак.

«Ф.И.Шаляпинга - бүләк» бәйрәм чаралары программасы бөек опера һәм камера җырчысы һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Тантана 11.00-дән 12.00-гә кадәр (Бауман ур., 80) узачак.

Чәчәкләр салганнан соң, тантанада катнашучылар Казанның Шаляпин урыннары (Бауман ур., 80 – Горький ур., 10) буенча түләүсез җәяүле экскурсиягә кушыла алачак.

Программа «Тагы бер кат Шаляпин турында...» күргәзмәсенә бару белән дәвам итәчәк, анда А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее фондларыннан материаллар тәкъдим ителгән. Музей экспозициясе буенча түләүсез экскурсия 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр барачак, ахырда тамашачыларга Федор Шаляпинның реставрацияләнгән роялен күрсәтәчәкләр.

Кунаклар шулай ук ТР Рәссамнәр берлегенең «Безнең тарих. Шаляпин һәм Казан. XIX гасыр» күргәзмәсе белән таныша алачак.

16.00 сәгатьтә музейда ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры катнашында «Ф.И.Шаляпинга - бүләк» дигән концерт программасы башланачак. Кичәдә 2020 ел номинантына Шаляпин стипендиясен тапшыру планлаштырылган. Концерт 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Исегезгә төшерәбез, Казан - музыкантның туган ягы, биредә булачак артистның балачагы һәм яшьлеге узган, Федор Шаляпинның иң якты тәэсирләре шәһәр театры белән бәйле була. Ун елдан соң Казанда, А.М.Горький музеенда, Шаляпинга багышланган республикада беренче һәм бердәнбер экспозиция оештырылды. 50 елдан артык музей уникаль экспонатларны – җырчының шәхси әйберләрен, аның тормышы һәм иҗаты турындагы материалларны саклый, ә Шаляпин темасы Горький белән бергә тәкъдим ителә.

Барлык яңалыклар