Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.01.2019, 15:37

Казанда танылган татар шагыйре Фатих Кәримне искә алдылар

Мемориаль тактага чәчәкләр салу белән митинг Миславский урамындагы 8-нче номерлы йорт янында узды, аннан 1941 елның декабрендә Ф.Кәрим фронтка киткән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Бүген Казанда татар шагыйре Фатих Кәримнең мемориаль тактасына чәчәкләр салдылар. Танылган шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган митинг Миславский урамындагы 8-нче номерлы йорт янында узды, аннан 1941 елның 30 декабрендә ул фронтка киткән. ТР Язучылар берлеге һәм Казанның Мәдәният идарәсе оештырган чарада шагыйрьләр, язучылар һәм шәһәр җәмәгатьчелеге җыелды.

Шулай ук митингта халык шагыйре Ринат Харис, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, ТР Язучылар берлеге урынбасары Рәмис Аймәтов чыгыш ясады.

Фатих Кәрим 1908 елның 27 декабрендә (яңа стиль буенча1909 елның 9 гыйнварында) Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы Ает авылында туа.

Шунда ук башлангыч белем ала, ә 1922 елда Бәләбәй педагогия техникумына укырга керә. Аннан соң ул Казан җир төзелеше техникумында укый, республика газеталары һәм журналлары белән хезмәттәшлек итә, Татар нәшриятының балалар-яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә эшли. 1931 елдан 1941 елга кадәр Кәрим Казанда яшәгән.

Шагыйрьнең әсәрләрен 1928 елда бастыра башлыйлар. "Башлангыч җыр" шигырьләр җынтыгының беренчесе 1931 елда басылып чыга, соңрак аның иң әһәмиятле әсәрләре – "Җиденче мич" (1932), "Тавышлы таң" (1933) дөнья күрә. Аларда илне индустриальләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру процессы чагылыш тапкан.

Фатих Кәрим - фронтта язылган кайбер әсәрләр авторы: "Мәхәббәт һәм нәфрәт" (1943) җыентыгы, "Разведчик язмалары" повесте (1944).

1945 елның 17 гыйнварында кече лейтенант Фатыйх Вәли улы Кәримов 226-нчы аерым сапер батальоны 144-нче укчы дивизиясен 3-нче Белоруссия фронтының 5-нче армиясенең 65-нче укчы корпусының саперлар взводы командиры итеп билгеләнә. Ул бер айдан соң, 1945 елның 19 февралендә, Победа бистәсендә, хәзер Калининград өлкәсендә Кенигсбергка кергән урыннарда, хәрби биремне үтәгәндә һәлак була. Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәренең туганнар каберлегендә җирләнгән, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе.

Барлык яңалыклар