Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2018, 14:40

Казанда соңгы унъеллыкның температура рекорды куелды

25 февральдән 26 февральгә каршы төндә метеостанция минус 23,5 градус теркәгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Узган төндә Казан федераль университетының метеостанциясе иң түбән температура теркәгән. 25 февральдән 26 февральгә каршы төндә терекөмеш баганалары минус 23,5 градус күрсәткән – бу соңгы ун ел эчендә минималь күрсәткеч булып тора.

Рекорд таң алдыннан куелган. Тагын да салкынрак һава 26 февральдә 2007 елда күзәтелгән – минус 26 градус. Узган төн шулай ук әлеге кышта иң салкыны булган.

“Хәзерге вакытта аномаль салкынлык теркәлә. Температура уртачадан 10 градуска ким”, - дип кисәтә Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. Ул аңлатканча, суыклар антициклон аркасында барлыкка килгән. Ул Атлантикадан җылы һава агымына юлны япкан. Суыклар бу атна ахырына кадәр сакланачак, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Иртәгә, 27 февральдә, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, Казанда аязучан болытлы һава, бераз кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, җилнең тизлеге – 6-11 м/с, урыны белән – 14 м/с. Киләсе төндә 15-17 градус салкын көтелә, аяз вакытларда – минус 23 градуска кадәр. Иртәгә көндез минус 13-15 градус булачак.

Барлык яңалыклар