Очрашуларда эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). Казанда сишәмбе көнне ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында IT-эшмәкәр сәгате үткәрелә.
Очрашуларда эшмәкәрләр үз фикерләре белән уртаклаша һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар. Проектның беренче очрашуында эшмәкәрләрне мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин кабул итте.
Сишәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтә уза торган IT-эшмәкәр сәгатендә катнашу өчен электрон почта аша язылырга мөмкин: mic.priem@tatar.ru, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.