В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Масштаблы чарада 5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). 27-нче апрельдә Казанның Кремль урамында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган студентлар Җиңү маршы узачак. Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган акция быел дүртенче тапкыр уздырыла.
Масштаблы чарада 5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Чара Казан Кремле каршынлагы мәйданда башланып китәчәк. Биредә Татарстан, Казанның Башкарма комитеты һәм КФУ җитәкчелеге вәкилләре шагыйрь-герой Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк куячак. КФУ ректоры Илшат Гафуров җитәкчләгән тантаналы йөрештә кадерле кунаклар, студентлар, университет укытучылары һәм чыгарылыш укучылары, КФУ-ның почетлы батальоны, федераль университетлар вәкилләренең җыелма взводы, КФУ-ның “Үлемсез полкы” катнашачак. Бердәм сафка басып алар Кремль урамы буенча Муса Җәлил һәйкәленнән КФУ-ның төп бинасына кадәр барачак.
Университетның төп бинасы каршында университет җәмәгатьчелеге, хөрмәтле кунаклар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында тантаналы митинг узачак.
Чара университетның төп корпусы йортында Ватан өчен батырлык башкаручылар хөрмәтенә урнаштырылган мемориаль истәлек тактасына чәчәкләр кую белән төгәлләнәчәк, дип хәбәр итә КФУ-нчы матбугат хезмәте.