1 мартка эш бирүчеләр шәһәрлеләргә 16,4 мең вакансия тәкъдим иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Узган ел белән чагыштырганда, Казанда эшсезләр саны кимегән. Шулай итеп, 1 мартка Татарстан башкаласында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 3837 кеше эшсез буларак теркәлгән, ә узган ел шул ук вакытта 4027 кеше булган.
Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,59% тәшкил иткән, узган ел ул 0,62% булган. Шәһәр буенча эшсезлекнең уртача дәвамлылыгы 4,7 айга тигез.
Иң күп эшсезләр Совет (809 кеше), Яңа Савин (797 кеше) һәм Идел буе районнарында (648 кеше) теркәлгән.
Эшсезләр составында инвалидлар өлеше кимегән – ул гыйнвар башына теркәлгән 10,2% урынына 9,7% тәшкил итә. Хатын-кызлар өлеше 57,4 проценттан (ел башына) 54,9 процентка кадәр кимегән. Шулай ук үз теләге белән эштән китүчеләр саны кимегән. 16-29 яшьлек эшсез яшьләр өлеше элеккеге дәрәҗәдә калган - 13,3%.
Агымдагы ел башына Казанда эшче көчләр саны 645 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 625,7 меңе – икътисад белән мәшгуль.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы үткәргән тикшеренүләр нигезендә, эшче көчләр санының 3% (бу - 19,3 мең кеше) ел башына шөгыльләре булмаган, әмма аны актив эзләгән. Эш бирүчеләр мәгълүматларына караганда, 2019 елның март-июнь айларында хезмәткәрләрне эштән азат итү күздә тотыла торган кешеләр саны 568 кеше тәшкил итә.
Март башына булган мәгълүматларга караганда, 1964 кеше тулы булмаган эш белән тәэмин итү режимында эшлиләр.
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында мәшгульлек хезмәте органнарына 12,9 мең кеше төрле сораулар буенча мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 2,9 мең кеше эш эзләүче буларак исәпкә алынган. Нәтиҗәдә 1308 кеше эш тапкан, шул исәптән 1189 эшсез граждан, дип хәбәр итә Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.
Эш бирүчеләр тарафыннан 1 мартка вакансияләр саны 16,4 мең берәмлек тәшкил иткән. Иң күп вакантлы эш урыннары түбәндәге тармакларда тәкъдим ителгән: төзү, дәүләт идарәсе һәм хәрби куркынычсызлыкны тәэмин итү, социаль тәэмин итү, транспортировка һәм саклау, эшкәртү производстволары, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү.