5 мең яңа парковка урыны һәм 4,7 мең кече архитектура формасы барлыкка килде
Фото: Денис Гордийко
«Юлчылар һәм төзүчеләр чыннан да искиткеч эш күрсәттеләр. Барлык объектларда да диярлек эшләрне алдан тәмамладылар, кайберләре буенча объектив сәбәпләр булды», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Мәсәлән, үзгәрешләр түбәндәге адресларга кагылды:
Академик Кирпичников урамы, 23, 25, 27;
Академик Арбузов урамы, 6;
8 нче Март урамы, 11;
Борһан Шаһиди урамы, 1;
Гагарин урамы, 10, 12а, 12д;
Октябрь урамы, 16.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, дүрт ел эчендә ТР башкаласында «Безнең ишегалды» программасы буенча гомуми мәйданы 2,5 млн кв.м булган 1819 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.
Бүгенге көндә 2024 елда төзекләндерергә планлаштырылган йортлар исемлеге формалашкан инде. Булачак ишегалды территорияләре проектларын килештерү буенча халык белән очрашулар үткәрелә.
Шулай ук «Ярдәм» мәчете районында диаметры 1,5 м булган яңгыр канализациясе коллекторы төзелеше 95% ка тәмамланган. Бу урынга Серов, Васильченко, Коләхмәтов, Восстание һәм Тэцевская урамнарыннан агымнар килә. Участокның гомуми озынлыгы 600 м тәшкил итә.
«Элек сазлыклы булган участок урынында парк зонасы төзелеше башланды. Киләчәктә яңа бульвар район халкы өчен ял итү урыны гына түгел, ә йөрү, уеннар һәм ял өчен «Ярдәм» хәйрия фондының реабилитация үзәге өчен киңлекне дәвам итү буларак кулланылачак», – дип йомгаклады спикер.
Быел юл-төзелеш эшләренә 3 меңнән артык эшче җәлеп ителде, дип өстәде ул.