Велойөреш 25-нче сентябрьдән 26-нчы сентябрьгә каршы төндә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). Казанда 25-нче сентябрьдән 26-нчы сентябрьгә каршы төндә, «Төнге велофест-2021» үткәрү вакытында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Чараны уздыру чорында түбәндәге участоклар ябылачак:
25-нче сентябрь 20:00 сәгатьтән 22:30 сәгатькә кадәр – Беренче Май мәйданы (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Кремль урамы, Кремль урамы, 1-дән М.Җәлил урамы участогында (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
25-нче сентябрь 21:30 сәгатьтән 22:30 сәгатькә кадәр – Чернышевский ур., Чернышевский ур., 9д-ан Дзержинский урамына кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Дзержинский ур., Чернышевский урамыннан Батурин урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Миславский ур., Батурин урамыннан Большая Красная урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
боьшая Красная ур., Батурин урамыннан Пушкин урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Япеев ур., К.Маркс урамыннан Бехтерев урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
К.Фукс ур., К.Маркс урамыннан Бехтерев урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
25-нче сентябрь 21:30 сәгатьтән 22:30 сәгатькә кадәр – Лобачевский урамы, К.Маркс урамыннан алып Лобачевский урамы, 15 -кә кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
25-нче сентябрь 22:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр – Театр ур., К.Маркс урамыннан Касаткин урамы, 15 кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Тельман ур., Театр урамыннан Тельман урамы,5 кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен Театр урамы ягына таба туктатып тору);
Касаткин ур., Касаткин урамы, 15-тән Пушкин урамына кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Пушкин ур., Солтан-Галиев мәйданыннан Большая Красная урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
25-нче сентябрь 22:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр – Бассейн урамы, Пушкин урамыннан кече Малая Красная урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Малая Красная ур., Большая Красная урамыннан Адамюк урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Адамюк ур., Малая Красная урамыннан Жуковский урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү), 15 минут туктап тору рөхсәт ителгән;
Жуковский ур., Подлужная урамыннан алып Максим Горький урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Большая Красная ур., Малая Красная урамыннан Гоголь урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Карл Маркс ур., Пушкин урамыннан Гоголь урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Галактионов ур., Пушкин урамыннан М.Горький урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
25-нче сентябрьдә 22:30 сәгатьтән 23:30 гсәгатькә кадәр – М.Горький урамы, Пушкин урамыннан Курашов урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Гоголь ур., К.Маркс урамыннан алып Щапов урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Мөштәри ур., К.Маркс урамыннан алып Щапов урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Толстой ур., К.Маркс урамыннан алып Щапов урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Курашов ур., М.Горький урамыннан Волков урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Волков ур., Бутлеров урамы, 44-тән Айвазовский урамына кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Груздев ур., Волков урамыннан чыгу юлында (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Достоевский ур., Волков урамыннан чыгу юлында (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Лесгафт ур., Чехов урамыннан Айвазовский урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Айвазовский ур., Низенькая урамыннан алып Роща Фрунзе урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Зеленая ур., Роща Фрунзе урамының чыгу юлында;
Фрунзе ур., Айвазовский урамыннан Калинин урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Калинин ур., Роща Фрунзе урамыннан алып Тихомирнов урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Тихомирнов ур., Суконная урамыннан Волков урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
25-нче сентябрьдә 22:30 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр – Т.Миңнуллин урамы, Тихомирнов урамыннан Островский урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Петербург ур., Петербург ур., 57-дән А.Айдинов урамына кадәр (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Волков ур., Тихомирнов урамыннан Островский урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Ульянов-Ленин ур., Тихомирнов урамыннан Островский урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
А.Айдинов ур., Щербаков тыкрыгыннан алып Спартак урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
25-нче сентябрь 23:00 сәгатьтән 00:30 сәгатькә кадәр – Спартак урамы, А.Айдинов урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Һ.Такташ ур., Островский урамыннан М.Сәлимҗанов урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Т.Миңнуллин ур., Островский урамыннан М.Сәлимҗанов урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Суконная ур., Спартак урамының чыгу юлында (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Н.Назарбаев ур., Островский урамыннан Г.Тукай урамына кадәр участокта (хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору);
М.Сәлимҗанов ур., Т.Миңнуллин урамыннан Н.Назарбаев урамы аша чыгу (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Һ.Такташ ур., Т.Миңнуллин урамыннан Н.Назарбаев урамы аша чыгу (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Ш.Мәрҗани ур., Н.Назарбаев урамыннан Күнче урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Сафьян ур., Ш.Мәрҗани урамыннан Г.Тукай урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
25-нче сентябрь 23:30 сәгатьтән 26-нчы сентябрь 01:30 сәгатькә кадәр – К.Насыйри ур., Сафьяннан Ф.Кәрим урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
26-нчы сентябрь 00:00 сәгатьтән 1:00 сәгатькә кадәр – Ф.Кәрим урамы, К.Насыйри урамыннан Г.Тукай урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Г.Тукай ур. (Ф.Кәрим урамыннан Б.Шаһиди урамына кадәр – хәрәкәтне тулысынча чикләү);
З.Солтан ур., Г.Тукай урамының чыгу юлында (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Татарстан ур., С.Садыйкова урамыннан алып Мәскәү урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Париж Коммунасы урамында, С.Садыйкова урамыннан Мәскәү урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
26-нчы сентябрь 00:30 сәгатьтән 1:30 сәгатькә кадәр – Худяков урамында, Мәскәү урамыны керү юлында (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Г.Камал ур., Нариманов урамыннан Астрономия урамына кадәр участокта – хәрәкәтне тулысынча чикләү;
Мәскәү урамы, Худяков урамыннан М.Межлаук урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Сул як Болак ур., Париж Коммунасы урамыннан М.Межлаук урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
26-нчы сентябрь 00:30 сәгатьтән 2:00 сәгатькә кадәр – Астрономия урамы, Уң як Болак урамыннан Астрономия урамы, 17-гә кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
Уң як Болак урамы, Университет урамыннан К.Нәҗми урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Островский ур., Университет урамыннан К.К.Нәҗми урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Профсоюз урамы, Университет урамыннан Бауман урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
К.Нәҗми ур., Профсоюз урамындагы юлда (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
М.Җәлил ур., Профсоюз урамындагы съезд (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Чернышевский ур., Кремль урамыннан алып Уң як Болак урамына кадәр участокта (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Ивановский Авышлыгы ур., Профсоюз урамындагы съезд өчен (хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Меңьеллык мәйданы, Уң як Болак урамыннан алып Декабристлар урамына кадәр участокта (хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору);
26-нчы сентябрь 01:00 сәгатьтән 2:30 сәгатькә кадәр – Декабристлар урамында, Меңьеллык мәйданыннан С.Хәким урамына кадәр участокта (хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору);
26-нчы сентябрь 01:30 сәгатьтән 3:00 сәгатькә кадәр – С.Хәким урамында, Декабристлар урамыннан Бондаренко урамына кадәр участокта (хәрәкәтне тулысынча чикләү).
Исегезгә төшерәбез, «Төнге велофест-2021» Беренче Май мәйданында башланачак, шәһәр үзәге буйлап Сукно бистәсе, Иске Татар бистәсе аша узачак һәм «Казан» гаилә үзәге янында тәмамланачак. Маршрутның гомуми озынлыгы 15 км чамасы тәшкил итәчәк, бу дистанцияне катнашучылар якынча дүрт сәгать эчендә узачак.