2 ел эчендә Торак сәясәте идарәсе Россия кулланучылар күзәтчелегенә өлешчеләрнең хокуклары кысылу сәбәпле өлешләп катнашу килешүләрен тикшерү турында берничә дистә материал җибәргән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). Казанда өлешләп катнашу килешүләре буенча 22 мең фатирлы 89 күп фатирлы йорт төзелә. Аларга куелган төп таләпләрнең берсе – энергия нәтиҗәлелеге. Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсенең күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә һәм торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлегендә профилактика чаралары үткәрү бүлеге башлыгы Ринат Усманов Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан «Татар-информ» брифингында өлешчеләрнең килешү төзелгәнче нәрсә белергә тиешлеге турында сөйләде.
«Энергия нәтиҗәлелеге – күп фатирлы йортның иң мөһим үзенчәлекләренең берсе, йортның электр һәм җылылыкны никадәр экономияле куллануын белү мөһим. Алга таба идарәче компания энергияне саклау буенча чаралар планын формалаштыру өчен әлеге күрсәткечкә нигезләнә», - дип аңлатты Р.Усманов.
Күп фатирлы йортның энергия нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат проект декларациясендә бар. Аның белән теләгән һәркем таныша ала. Документ мәҗбүри рәвештә Торак төзелешенең бердәм мәгълүмати системасында урнаштырыла.
Йорт төзелеше этабында энергия нәтиҗәлелеге классы проектта буларак кына билгеләнә, ахыргы карарны республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге файдалануга тапшырылган йортның фактик характеристикаларыннан чыгып кабул итә.
Шул ук вакытта проект документациясен әзерләү этабында исәпләүләрдә проектлаучының хатасы, төзүче тарафыннан сыйфатсыз төзелеш материаллары һәм җиһазлары куллану яки аларны сыйфатсыз аналогларга алыштыру аркасында энергия нәтиҗәлелеге классын төшерергә мөмкин. Әгәр бу хәл була калса, өлешче төзүчедән фатирның бәясен киметүне яки өлешләп катнашу килешүен өзүне таләп итәргә хокуклы.
Соңгы ике елда Торак сәясәте идарәсе Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенә өлешчеләрнең кулланучылар буларак хокуклары кысылу сәбәпле өлешләп катнашу килешүләрен тикшерү турында берничә дистә материал җибәргән.