В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Казан радиотелеүзәгендә планлы ремонт эшләре башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). 25-27 июньдә Казанда аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзү планлаштырыла.
Бу көннәрдә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге каналлар трансляцияләнмәячәк: Беренче канал, «Россия 1», «Россия Татарстан», «Россия – Культура», ТНВ, Бишенче канал, «Йолдыз». Шул ук вакытта «Радио Россия», «Радио Татарстан», «Маяк», «Вести ФМ», «Ретро-ФМ», «Наше радио», «Серебряный дождь» радиостанцияләре дә эшләмиячәк.
Бу Казан радиотелеүзәгендә планлы ремонт эшләре башкару белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.