Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.02.2021, 17:36

Казанда милли мәгарифнең сыйфаты мәсьәләсе буенча социологик тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла

Бу туган телдә тәрбияләнүнең һәм укытуның иң яхшы тәҗрибәләре эшләнгән һәм уңышлы файдаланыла торган балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Алена Мирошниченко). Казанда бәйсез экспертларны җәлеп итеп, милли белем бирү сыйфаты мәсьәләсе буенча социологик тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла. Анализ туган телдә тәрбияләнүнең һәм укытуның иң яхшы тәҗрибәләре эшләнгән һәм уңышлы файдаланыла торган балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясендә, ТР Президенты катнашында, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, 90-нчы елларда ачылган татар бакчалары һәм мәктәпләре милли кыйммәтләргә тугры калган буынны тәрбияләргә ярдәм иткән. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү шәһәр халкының бу принципларны ни дәрәҗәдә хуплавын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. «Казан Башкарма комитеты өчен бу мониторинг алга таба стратегияне төзүнең башлангыч ноктасы булачак. Моннан тыш, заманча эш ысулларына ия булган кадрлар да бар. Тәҗрибә алмашу һәм тапшыру максатыннан, татар теле укытучылары өчен интенсив курслар оештыру бурычы куелды», – дип өстәде спикер.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казанда балалар берьюлы берничә телдә белем ала. «Гомумән алганда, соңгы вакытта Казанда барлыкка килгән барлык мәктәпләр – полилингваль, һәм башкалар – бик яхшы проектлар. Шулай ук шәһәрдә ике халыкара мәктәп эшли. Бу да безнең башкаланың көндәшлеккә сәләтле өстенлеге. Кешеләр чит илләрдән килеп, тиешле сертификатлар белән халыкара дәрәҗәдә белем ала ала»,– диде республика башлыгы.

ТР Президенты өйдә белем алуга да игътибар итәргә чакырды – бүгенге көндә 881 яшь казанлы өйдә укый. «Мин аңлыйм, моңа рөхсәт бирелгән очраклар була. Әмма, миңа калса, өйдә белем ала торган бала тиешле белем һәм социализация дәрәҗәсен ала алмаячак. Шулай ук ата-аналарның дини карашларына бәйле сораулар да бар. Минемчә, моның өчен православие һәм мөселман мәктәпләрен ачарга кирәк. Әмма алар барысы да федераль стандартка таянырга тиеш», – диде Р.Миңнеханов.

Моннан тыш, республика башлыгы мәктәп ашханәләренең матди базасын анализларга һәм башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кушты.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясе, 24.02.2021
Видеорепортаж
24.02.2021 14:06
Татарстан Президенты Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясендә чыгыш ясады, 24.02.2021
Барлык яңалыклар