Экспозициядә танылган татар дин белгече һәм мәгърифәтчесенең шәхси әйберләре, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен булдыру тарихы турында архив материаллары сакланачак.
Фото: Денис Гордийко
Очрашуда музей проектын булдыру, тематик экспозиция төзү, материаллар җыю, килүчеләрне җәлеп итү буенча тәкъдимнәр әйтелде. Әйтик, Разия Сәхипова «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен нигезләүче, олуг галим һәм мәгърифәтченең мирасын һәм шәхси әйберләрен саклау, язма чыганакларны һәм рухи ядкәрләрне бүгенге көндә куллану мөмкинлекләрен барлау, дини уку йортларында аның әсәрләрен өйрәнү хакында сөйләде. Ул Г.Баруди белән бәйле экспонатларны, ул яшәгән чордагы уку-язу әсбаплары, киемнәр, китаплар, карандашлар, кара савытлары һ.б. тарихи әйберләрне туплау буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
ТР Милли музее вәкилләре – фәнни-экспозиция бүлеге мөдире Татьяна Чканова, әлеге бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәрләре Алсу Хәйруллина һәм Миләүшә Хәйруллина җыелышта музей проектын булдыру, якынча тематика һәм экспозиция төзү, материаллар туплау, оештыру мәсьәләләрен чишү, халыкны һәм шәһәр кунакларын җәлеп итү һ.б. буенча фикерләрен җиткерделәр.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллык тарихи үткәнен истә тотып, әлеге бинада ачылачак музей бүлмәсендә – белем алган күренекле шәхесләр, татар зыялылары, мөфтиләр, дин әһелләре, иганәчеләр һ.б. белән бәйле материаллар да урын алыр дип көтелә. Шулай ук уку йортының казанышлары, хәзерге яшәеше, шәкертләр тормышына да урын биреләчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.