Казанның Горький Шоссесы, Фрунзе һәм Болотников урамнары буенча транспорт хәрәкәтен вакытлыча туктатачаклар. Әлеге участокларда җәяүлеләр өчен җир өсте кичүләрен төзекләндерәчәкләр.
27, 28 һәм 29 июльдә 0:00 сәгатьтән 4:00 кә кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:
Фрунзе урамындагы 13 нче йорт янында (Восстание урамына таба хәрәкәт юнәлешендә);
Болотников урамындагы 13а номерлы бина янында (Лазарев урамына таба хәрәкәт юнәлешендә).
3, 4 һәм 5 августта 0:00 сәгатьтән 4:00 кә кадәр транспорт юлы түбәндәге адреслар буенча ябык булачак:
Фрунзе урамындагы 19 нчы йорт янәшәсендә (Восстание урамына таба хәрәкәт юнәлешендә);
Болотников урамындагы 5 нче төзелеш районында (Степан Халтурин урамына таба хәрәкәт юнәлешендә).
7 һәм 8 августта 0:00 сәгатьтән 4:00 кә кадәр Горький Шоссесында 30 нчы йортың 1 нче корпусы янында юл йөрү мөмкин булмаячак.
10, 11 һәм 12 августта 0:00 сәгатьтән 4:00 кә кадәр юл хәрәкәте түбәндәге участокларда чикләнеләчәк:
Фрунзе урамындагы 3а номерлы йорт янында (Восстание урамына таба хәрәкәт юнәлешендә);
Болотников урамындагы 29а номерлы бина тирәсендә (Коләхмәтов урамына таба хәрәкәт юнәлешендә).
28 августта 0:00 сәгатьтән 4:00 кә кадәр Горький Шоссесы буенча 4 нче йорт янында машина йөрү юлы ябык булачак.
Вакытлыча юлларның ябылу
планы сылтама буенча күрсәтелгән.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, машина йөртүчеләр ябык участокларны Аракчино Шоссесы аша, Боевая яки Тэцевская урамнары аша әйләнеп үтә алачак.
Исегезгә төшерәбез, Горький Шоссесын төзекләндерүне ноябрьдә
тәмамлау планлаштырыла . Эшләр тәмамлангач, М7 трассасыннан Музыкальная урамына кадәр 11,5 км озынлыктагы юл ике тапкыр күбрәк машинаны сыйдырачак – сәгатенә 11 мең автомобильгә кадәр. Киров, Салават күпере, Залесный һәм Юдино районнарында яшәүче 140 меңләп кеше уңай үзгәрешне сизәчәк.