Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2021, 16:00

Казанда яңгыр, яшен һәм тизлеге секундына 22 метрга җитәчәк җил булыр дип көтелә

Машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга һәм куркыныч маневрлар ясамаска чакыралар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне һава шартларының кискен начараюы турында кисәтә. Казанда яшенле яңгырлар явачак, көчле җил көтелә.

Республика башкаласында алдагы төндә көньяктан уртача тизлектәге көчәйгәндә тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин җил. Шимбә көнне көндез яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан көчле җил, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, локаль рәвештә секундына 22 метрга кадәр булыр дип көтелә. Төнлә 7-9 градус җылы, көндез 14-16 градус нульдән югары.

1 майда тулаем республика буенча яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле, урыны белән яшен куркынычы булырга мөмкин. Көньяк, көньяк-көнбатыштан көчле җил, тизлеге секундына 15-20 метр, иртән һәм көндез локаль рәвештә секундына 24 метрга кадәр җитә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 4-9 градус җылы, көндез 14-19 градус нульдән югары, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә конкрет юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк тизлекне сайларга тиеш, дип искә төшерә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе. Машина йөртүчеләрне куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле рәвештә тыелырга чакыралар.

Юлны светофорның рөхсәт итә торган сигналына җәяүлеләр кичүе аша гына күчәргә кирәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мөмкин булган кадәр өйдән чыкмаска һәм балаларны караусыз калдырмаска киңәш итә. Көчле җил булганда җир асты кичүләрендә, йортларның подъездларында яки биналарда яшеренергә кирәк. Реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән һәм эре агачлардан куркынычсыз ераклыкта торырга кирәк.

Барлык яңалыклар